Россия складларының көнкүреш техникасы белән шыплап тулганлыгын әйткәннәр

Россия складлары көнкүреш техникасы белән шыплап тулган. Бу хакта “Коммерсантъ” көнкүреш техникасы җитештерүче компанияләрдәге чыганакларга таянып яза. Белгечләр килеп туган хәлне узган елда мондый товарга бик зур ихтыяҗ барлыкка килү белән аңлата.

Ихтыяҗның нык артуы сәбәпле көнкүреш техникасын чит илдән күбрәк сатып ала башлаганнар. Ләкин логистикада кыенлыклар чыгу сәбәпле, узган елның язы һәм җәендәге заказлар буенча җитештерелгән товар Россиягә хәзер генә китереп җиткерелгән.

Әмма, белгечләр әйтүенчә, товар күп булса да, бәясе арзанаймаячак. Запаслар беткәнче, Кытай заводларына заказ күләме киметеләчәк – бары шул гына. Һәрхәлдә, артык товар сатылып беткәнче, бәяләр үзгәрмәячәк.


Фикер өстәү