Улларын махсус хәрби операциядән көтүче әниләр: «Безнең балаларны дога саклый»

Алар һәркөн бер теләктә: балам гына исән-сау булсын! Ятсалар да, торсалар да уйда – йөрәк парәсе. Тамагы тукмы, өс-башы бөтенме, ятып ял итәргә җае бармы? Улларын махсус хәрби операциядән көтүче әниләр әнә шулай дип өзгәләнә. Инде бер елдан артык яхшы хәбәр көтеп яши алар. «ВТ» журналисты батыр ул үстергән сабыр әниләрнең хәлен белеште.

Әйткән сүз – аткан ук

Әлки районының Карга авылында гомер итүче Миңнегөл Галиуллинаның улы Рәмис бер ел элек үз теләге белән махсус хәрби операциягә киткән.

– 2022 елның июлендә улым, безгә әйтеп тә тормыйча, Ватанны сакларга китеп барды. Бер ай узгач кына кайда икәнен хәбәр итте. Ул чакта кече улыбыз Фәнил армиядә калды, – дип сөйли Миңнегөл апа. – Гел еларга гына торам. Шалтыраткан саен, әни, елама, алайса башка элемтәгә чыкмыйм, дип ачулана. Мине бер дә елатасы килми үзенең.

Миңнегөл апа белән Рәмиснең мәктәп еллары турында сөйләшәбез. Егет оста биюче булган. Сыйныфташлары белән «Йолдызлык» бәйгесендә катнашып, җиңү яулаганнар.

– Балаларымның үскәнен сизми дә калдым. Әле кайчан гына Рәмисне алып кайткан идек. Аны әбисе бик яратты. Бер дә яныннан җибәрмәде. Кая барса да, гел ияртер иде. Беренче онык иде бит. Шуңа күрә тәмле ризык та аңа эләкте. Бик кадерле бала булды ул, – дип искә ала Миңнегөл апа. – Математиканы бик яратты. Башка дәресләреннән өй эшен эшләмәсә дә, монысын ялт итеп әзерләп куя иде. Тугызынчыны бетергәч, Казан автотранспорт техникумына укырга керде. Бер ел укыды да армиягә китте. Фикере нык иде: ир-атның хәрби әзерлеге булырга тиеш! Шуңа күрә махсус хәрби операциягә үз теләге белән китеп баруы да гаҗәп түгел.

Рәмис кечкенәдән әйткән сүзендә тора торган була. Өйләнгәндә дә әти-әнисен аптырашта калдыра ул. Армиядән кайтып, Казанга эшкә урнаша да өйләнергә карар кыла.

– Икесе дә яшь иде. «Ничекләр яшәп китәрсез?!» – дисәк тә, сүзләре нык булды. Матур гына гаилә корып җибәрделәр. Арчага барып төпләнделәр. Гөлинә киленем белән ике бала үстерәләр. Кызлары быел беренчегә барды, малаебызга 4 кенә яшь әле. Киленебез дә батыр йөрәкле. Ире янына ике тапкыр барып кайтты инде. Күчтәнәчләр илтте, – ди Миңнегөл апа. – Рәмис взвод командиры урынбасары, элемтә бүлеге командиры булып хезмәт итә. Күптән түгел аңа «Батырлык өчен» һәм «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләрен тапшырдылар. Нинди батырлык эшләгәндер, анысын әйтмәде. Медаль биргәннәрен белгәч, горурландым, күңелем тулды. Рәхәтләнеп еладым.  Чын ир-ат итеп тәрбияләгәнбез икән. Инде илләр тынычланып, тизрәк безнең янга кайтсын иде.

«Мин еламыйм»

Кама Тамагында гомер итүче Резедә Әсхәдуллинаның ике улы да махсус хәрби операциядә. 2022 елның 28 сентябрендә 25 яшьлек Айратка повестка килеп төшә. Армия хезмәтендә булган егет, барам, ди. Әниләре әйтүенчә, алар ил өчен барысын эшләргә дә әзер егетләр булып үсә. Тыңлаган әкиятләре дә, караган кинолары да, ятлаган шигырьләре дә геройлар турында була. Ике уллары да кечкенәдән, мин батыр булам, дип үсә. Туганлык җепләре көчле. Айратка повестка килүгә, абыйсы Артур да шунда ашкына. «Энем анда булганда, мин ничек монда калыйм?!» – ди.

– Артур бер айдан китеп тә барды. Башта повестка килмәсме дип көтте. Аңа дигәнен Мәскәү аша җибәргәннәр икән. Соңрак килде ул. Ул чакта инде Артур махсус хәрби операция зонасында иде. Аларның бу адымын аңлап кабул иттем. Еламадым. Әле дә еламыйм. Бары тик догада торам. Улларым шалтыратканда телефонның тавышын ачып куеп, сүрәләр укыйм. Барлык мөселман егетләре тыңлап тора икән. Бисмилласыз йөрмәгез, дип кабатлап торам, – ди Резедә апа.

Резедә ханым уллары белән горурлануын яшерми. Айрат белән Артур – икесе ике якта. Бер дә очрашканнары юк икән. Артур яраланып, берничә мәртәбә операция дә кичергән. Хәрби бурычын үтәгәндә кыюлыгы өчен «Батырлык ордены» белән бүләкләнгән.

– Кече улым да яраланды. Ядрә кыйпылчыгы тәненә эләксә дә, эчке органнарга зыян салмаган. Табиблар бик гаҗәпләнгән инде. Ә мин исә улымны Аллаһы Тәгалә саклап калды, дим. Укыган догаларым кабул булгандыр. 15 ел элек динебез кушканча яши башлаган идем. Менә хәзер догалар белү, ышану һәрнәрсәне дөрес кабул итәргә өйрәтә, – ди Резедә ханым. – Быел уллары махсус хәрби операциядә булган бер төркем әти-әни белән изге хаҗ сәфәренә бару насыйп булды. Корбан чалдырып, улларыбыз сау-сәламәт кайтсын, дип догалар кылдык.

Резедә Әсхәдуллина әйтүенчә, махсус хәрби операция, бүгенге сынаулар кемнең кем икәнен яхшырак аңларга ярдәм итте.

– Бер-береңә терәк булу, булышуның ни икәнен искә төшердек, – ди ул. – Үзем дә көчле булырга тырышам. 63 яшьтә дип тормыйм, волонтерлык белән шөгыльләнәм. Маскировка челтәрләре әзерлибез.

Яңача яшим башладым

Арчада гомер итүче Фирадия Фәсәхиева әнә шулай ди. Ул да ике улының исән-имин әйләнеп кайтуын көтә.
– Хәзер инде элеккечә ашаганым, элеккечә йоклаганым юк. Телефонга ят номердан шалтыратсалар да, йөрәгем дерт итә. Тормышым бөтенләй үзгәрде. Яңача яши башладым. Ятсам да, торсам да бер генә уй – балаларым исән-сау булсын, – ди Фирадия апа. – Улларым бик йомшак күңелле булып үсте. Кешегә каты бәрелә белми алар. Икесе дә Чечнядә булдылар. Олысына – 51, кечесенә – 47. Башта Илнарны чакырдылар. Ул вакытта өлешчә мобилизация турында бернинди хәбәр юк иде әле.

Элек полициядә эшләгән Ленарга повестканы сентябрь ахырында тапшыралар. Моңа кадәр зур сынаулар кичерергә туры килә аңа. Өч ел элек яман чирдән хатыны үлеп китә. Бу хәсрәтне бик авыр кичерә ул. Ике баласы бар булган юанычына әверелә.

Фирадия апага 73 яшь. Бик тыныч сөйләшә. Аралашканда аның никадәр сабыр икәненә сокланасың. Язмыш төрлечә сынаган аны. Ире белән озак яши алмаганнар. Юллары аерылган. Балаларны кеше итәр өчен шактый көч түккән ул. Сынаулар эзсез калмаган. Йөрәгенә катлаулы операция ясаганнар. Озакламый тагын йөрәген күрсәтергә барасы бар икән.

– Ленарым турында кайгылы хәбәр китерделәр. Шул хәбәрне ишетүгә мин дә беттем. Соңрак исән икәнен әйттеләр. Илнарым каты яраланган. Аны миңа сиздермәделәр. Әле ярый кызым Алинә абыйларының командиры белән сөйләшеп, хәлләрен белешеп тора. 40 яшемдә тапкан Алинәмне, бәхетемә алып кайтканмын икән, дим. «Әнием» дип өзелеп тора. Мине кадерләп яшәтә, мин борчылмасын дип тырыша, – ди Фирадия апа. – Елаган чакларым да була. Әмма аны кешегә күрсәтмим. Йөрәк белән еларга да өйрәндем инде. Җебеп киткән чакларда үземне сүгеп ташлыйм. «Син, Фирадия, көчле хатын идең бит, балавыз сыгып торма әле, бирешмим, дип яшә», – дим. Миңа – балаларым, аларга мин кирәк. Шуны искә төшереп, тынычланырга тырышам. Яшәргә кирәк бит! Моңа кадәр бар теләгем кабул булды. Инде улларым да исән-имин яныма кайтыр дип көтәм. Бар әниләргә дә газизләре белән очрашулар насыйп булсын иде!

…Тугыз ай буе карынында йөрткән, кадерләп үстергән, салкыннарда туңдырмаган, эсседән саклаган сабыйлар инде илне сакларлык ир-егетләр булып өлгерсә дә, алар әниләре өчен иң элек бала булып калалар. Елыйсы килгәндә дә елмаерга өйрәнгән әниләр сер бирми. Үзе мондый сынаулар күрмәгән буынның газиз балаларын сагынудан чәчләре агарса да, куенына алып бер кочарга, иркәләп назларга тилмерсә дә, улларының илен, ватанын саклаулары белән горурлана бу изге затлар. Бөркеттәй егетләр үстергән әниләр шундый инде алар!

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү