19 октябрь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Бөтенроссия лицейчы көне

Нәкъ менә 1811 елның 19 октябрендә (иске стиль буенча) Царскосельский Император лицее ачыла, анда Александр Пушкин һәм Россияне данлаган башка күп кенә кешеләр тәрбияләнә.

Лицей Александр I указы буенча дворян балаларын укыту өчен ниятләнә. Башта монда императорның кече абыйлары Николай һәм Михаил тәрбияләнергә тиеш булган, әмма бу планнар тормышка ашмаган.

Безнең көннәрдә 19 октябрь Бөтенроссиялицейчы көне буларак үткәрелә. Бәйрәм 1990 нчыелларда, Россия мәгариф системасына «лицей»төшенчәсе кире кайткач, гамәлгә керә.

Бөек Ватан сугышы – Мәскәүдә камалыш хәле игълан ителә

1941 елның 19 октябрендә Дәүләт Оборона Комитеты карар кабул итә: 1941 елның 20 октябреннән Мәскәүдә һәм шәһәр янындагы районнарда камалыш хәле игълан ителә.

Төнге сәгать 12дән иртәнге сәгать 5кә кадәр урамда хәрәкәт итү тыела. Тәртипне саклау өчен Мәскәү коменданты генерал-майор К.Р. Синиловкарамагына НКВД эчке саклау гаскәрләре, милиция һәм эшче отрядлар бирелә.

Шәһәр танкларга каршы тимер ныгытмалар белән каплана. Баррикадалар урамнарны һәм башкалага керү юлларын томалый. Йөзләрчә мең кеше ныгытмалар төзүдә катнаша.

Стрептомицин антибиотигы ачыла

1943 елның 19 октябрендә Зельман Ваксманһәм Альберт стрептотрицин бүлеп чыгаралар. Бу стрептомицин антибиотигын әзерләү өчен мөһим адым була. Стрептомицинны ачуның төп кыйммәте шунда: ул туберкулезны дәвалауда уңай нәтиҗә биргән беренче препарат була. Моның өчен 1952 елда Ваксман Нобель премиясен ала.

Безнекеләр – космоста

2016 елның 19 октябрендә Байконурдан «Союз МС-02» пилотлы корабы оча. Корабның командиры «Роскосмос» космонавты-сынаучысы, Татарстанда туган Сергей Рыжиков була, аның өчен бу космоска беренче очыш була. «Союз-МС» ның автоном очышы гадәттәгечә алты сәгать түгел, ә ике тәүлек дәвам итә. Мондый схема ярдәмендә яңа серия корабль системалары тикшерелгән.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү