7 ноябрь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Россиядә Хәрби Дан көне

7 ноябрьдә Россиядә Хәрби Дан көне билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле дата – Мәскәүдә Кызыл мәйданда Бөек Октябрь революциясенең 24 еллыгына (1941) багышлап зур хәрби парад уздырылган көн.

Әлеге көн 1995 елның 13 мартында «Россиядә Хәрби Дан һәм истәлекле көннәр турында» гы федераль закон белән гамәлгә кертелә. Илебез өчен иң авыр Бөек Ватан сугышы көннәрендә Кызыл мәйданда Октябрь революциясенең 24 еллыгына зур хәрби парад уздыру хәрби-сәяси мәгънәгә ия була. Ул сугышчыларның рухи көчен арттыруга, илебез халыкларының җиңүгә ышанычын ныгытуга юнәлдерелә.

 

Октябрь революциясе көне

7 ноябрьдә Россиядә 1917 елгы Октябрь революциясе көне билгеләп үтелә. Рәсми рәвештә бу бәйрәм 2005 елда гамәлгә куелса да, аның күптәнге тарихы бар.

1917 елның 7-8 ноябрендә (иске стиль буенча 25-26 октябрь) Петроградта фетнә була. «Аврора» крейсерыннан тапшырылган сигнал буенча, кораллы эшчеләр, солдатлар һәм матрослар Кышкы сарайны яулап ала, вакытлыча хөкүмәтне бәреп төшерә һәм илебездә 73 ел дәвам иткән совет чорына юл ача.

1991 елга кадәр 7 ноябрь СССРның төп бәйрәме була һәм Бөек Октябрь социалистик революциясе көне дип атала.

Хәзерге Россиядә бәйрәм башта Татулык һәм бердәмлек көне дип үзгәртелә, ә аннары бөтенләй юкка чыгарыла. СССРның кайбер республикаларында ул бүген дә гамәлдә. Кыргызстанда, мәсәлән, 7 ноябрь ял көне һәм дәүләт бәйрәме булып кала, ә Белоруссиядә аны Октябрь революциясе көне исеме астында бәйрәм итәләр.

Казан сөйли!

1927 елның 7 ноябрендә «Казан сөйли» сүзләре яңгырый. Шулай итеп Татарстан радиосы тарихы башлана. Бер версия буенча, бу сүзләрне – Шамил  Усманов, ә икенчесе буенча язучы һәм шагыйрь Гадел Кутуй әйткән дип санала. HD-17 станциясе Өченче транспорт дамбасы янында торган. Беренче чыгарылыш программасы мондый булган: 11:00-18:00 Мәскәүдән трансляция, 18:00 Доклад, 20:00-21:30 студиядән концерт.

 

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү