Көтә белүчеләр. Бер ел элек илдә өлешчә мобилизация игълан ителде

Меңләгән гаиләгә кагылды бу вакыйга. Күпләр улларын, ирләрен, әтиләрен махсус хәрби операциягә озатты. Алар бу сынауны ничек кичерә, нинди өмет белән яшиләр, бу ел аларны нәрсәгә өйрәтте? «Хәзер бар да башкача. Иртәбез алар турында уйлап башлана, ятканда да уебызда – алар. Бездә бары бер теләк: исән генә була күрсеннәр! Күрешергә насыйп булсын!» – диләр газизләрен озатып калучылар. Якыннарыннан яхшы хәбәр көтеп көн күрүче кешеләрнең хәлен белештек.

«Энем киткән көн»

Апас районының Кече Болгаер авылы егете Илнур Закиров та махсус хәрби операциядә. Шушы бер ел эчендә ниләр үзгәргән? Шул хакта Илнурның апасы – язучы-журналист Гөлүсә Закирова белән сөйләштек.

– Энем махсус хәрби операциядә 7 ай хезмәт иткәннән соң ялга кайтып китте. Өлешчә мобилизациянең иң беренче көннәрендә повестка алган иде ул. Әле дә энемне озатырга дип кирәк-ярак җыйган чаклар искә төшә. Бик бәргәләндек ул вакытта, – ди Гөлүсә. – Энем ике ай инде алгы сызыкта. Әлбәттә, борчылып торабыз. Гаиләбезгә килгән бу хәсрәт әти белән әнине картайтты. Илнур ялдан китүгә әнине хастаханәгә алып бардык, авыраеп китте. Инсульт кичергән әти картның да аяклары йөри алмас булды. Көчкә аякка бастырдык. Шөкер, уңайланып киләләр. Энем җае чыккан саен хәбәр бирә. Бакча, хуҗалык эшләре буенча бер ел инде безне контрольдә тота: аны казыгыз, монда утыртыгыз, шунда кадаклагыз. Сарыклар тота идек. Инде аларны бетерергә дип тә уйлыйбыз. Быел өй юганда тәрәзә янындагы обойга күз төште. Әни бәгырькәем, «Илнур китте» дип язып куйган. Числолары белән. Үзе тәрәзәгә ятып елаган. Каршыдагы балалар бакчасы тәрбиячеләре күреп торган. Әниемнең йөрәгендә күпме сагыш яши. Әни сиздерим генә. Бик өзгәләнә инде.

Илнур Чечнядә хезмәт иткән була. Чакыру килгәч, бармый калу турында башына да китерми. Илне сакларга дигәч, сакларга! Җыена да чыгып китә. Авылдан бер үзе бит ул.

– Энем киткәч, тормыш бөтенләй үзгәрде. Туганнар белән берләшүгә килгәндә… Без болай да дус, тату идек. Безгә уртак борчу артты. Иртәбез хәл белешүдән башлана. Барысы да бер сүз белән уяна: Илнурдан хәбәр бармы? Озак сөйләшми торсак, апам мәчеткә барып догалар укый, без гел бер теләктә торабыз – исән генә була күрсен, – ди Гөлүсә. – Хәзер бар да башкача. Күңел дә гел кителергә тора. Кемнәрдер синең борчуыңны үзенеке кебек кичерә, кайберәүләр аңламый да. Энем үзе, язмышыма шулай язылгандыр инде, ди. Чечнядән кайтканны, моннан да кайтачакмын, дип күңелне күтәрә.

«Тормышның кадерен белмәгәнбез икән»

Сабада яшәүче Гөлназ Хаева әнә шулай ди. Гаиләдә юк-бар өчен тарткалашу, үпкәләшү бер дә кирәкмәгән нәрсә булган икән, диләр ирләрен көтүчеләрнең барысы да. Гөлназ исә, Илнары кайткач, бер-беребезнең кадерен белер идек, ди.

– Иремне 29 сентябрьдә озаттым. Әле дә аның янымда юклыгыма ияләшә алмыйм. Бүген генә киткән шикелле. Ул чакта ничек алга таба яшәрмен дигән идем. Яшисең икән ул. Башта салкын кышны ничек ялгыз чыгармын, дидем. Яз да килде. Менә җәй дә узды. Инде  янә көзгә кердек. Алда – кыш. Гомер сизелми дә уза. Аерылышып торуга да түзәсең икән. Яшәргә дә өйрәнәсең, – ди Гөлназ.

Ире киткәч, Гөлназ үзен тиз кулга ала. Кеше янында эчендәге хәсрәтен сиздерми. Әмма кешегә күрсәтмичә генә балавыз сыгарга өлгерә. Әле бит өйдә улы бар.

– Кечкенә улым, әтисе шалтыратуга, минем янга килеп утыра. Ул да бик сагына. Әмма сиздерми. Бар нәрсәне эченә йота. Олы улым – Мәскәүдә. Ул әтисенең хәлен минем аша белешеп тора, – ди ул. – Без ирем белән эшне гел бергә эшләдек. Сменалы эштә булгач, буш вакытында күп эшне үзе башкара иде. Әле менә кураларны кисеп йөрдем. Узган ел бу эшләрне Илнар эшләгән иде бит. Ирем ялга кайткач, күп эшне башкарып китте. Тегермән тарттырып куйды. Тегендә дә безне кайгыртып ята әле. Гел борчылып тора. Бер ел эчендә күпне аңладык. Ирем кайтса, юкка-барга борчылмыйча, тормышның кадерен белеп яшәр идек. Тизрәк илләр  тынычлансын иде.

«Ирем белән горурланам!»

Саба районының Шәмәрдән бистәсендә гомер итүче Гүзәл Рамазанова әнә шулай ди. Иренең өйдән чыгып киткәненә 1 ел икән инде. Өлешчә мобилизация башлану хәбәрен кабул итү җиңел булмады, әмма шулай да үземне тыныч тоттым, ди ул.

– Ирем армиядән сержант дәрәҗәсендә кайткан иде. Алай-болай чакыра башласалар, китәсен яхшы белде. Ул моңа әзер иде. Ирем генә түгел, яшермим, без дә әзер тордык. Ике балабызны да әтиләренең озакка китәсенә әзерләдек. Илдәге хәлләрне чамалагач, мин үземне кулда тотарга өйрәндем. Ирләребезгә безнең елаганны күрү җиңел түгел икәнен беләм бит. Ничек итсәм иттем, көчле булырга тырыштым, – ди Гүзәл.

Тормыш өйрәтә аны. Ире янында булганда машина йөртергә өйрәнеп калуына да сөенә ул.

– Элек бик рәхәттә  яшәгәнбез икән. Ирем китүгә тормышым үзгәрде. Кыен чаклар да булды. Әмма хатын-кызлар көчле бит алар, бөтен эшкә өйрәнәсең икән. Иң авыры – күңелдәге хисләр, – ди ул.

Бу көннәрдә ире янында, Данир ялга кайткан.

– Кызганыч, ялы бетәргә өч көн кала иремнең әтисе үлеп китте. Шул сәбәпле ялын озайттылар. Хәлебезгә керделәр, сентябрь азагында гына китәчәк, – ди Гүзәл. – Иремне кабат озату кыен булыр инде. Ничекләр аерылышырбыз… Ул китүгә, бер хәбәрен ишетү өчен янып яши башлыйсың. Исәнлеген белү дә җитә! Безнең ирләр сакламаса, илне кем саклар иде?! Ияләнәсең икән барысына да. Ул да аерылышып торуга ияләште, без дә сабырлыкка өйрәндек.

«Көнем иминлек сорап башлана»

Бу сүзне күпләр әйтә. Якыннары махсус хәрби операциядә булганнар гел догада тора. Әниләре дә өзгәләнә, әтиләре дә, туганнары да. Мамадыш районының Урта Кирмән авылында гомер итүче Ринат Хәйруллин да абыйсының улын көтә. Әтисе урынына калган абыйсының йөрәгендә тынычлык юк.

– Бертуган абыемның улы Рөстәм Хәйруллин бер ел инде махсус хәрби операциядә катнаша. Әтисе бик иртә, 29 яшендә арабыздан китеп барды. Ул чакта энемә 2 генә яшь иде әле. Шуннан соң киленебез үз ягына китеп барды. Башкортстанның Илеш районыннан иде алар. Энебезне ташламадык, кечкенә чагында гел барып, хәлен белеп тордык. Рөстәм буй җитеп, гаилә корды. Хатыны белән ике бала үстерәләр иде. Үзе дә ятим үскән энемнең, балалары әтиле булсын иде, дип телим, – ди Ринат Хәйруллин. – Күптән түгел ялга кайтып китте. Янына барып, андагы хәлләрне сораштым. Уйландыра, күңелгә тия. Хәзер инде энем дә бөтенләй башка кешегә әйләнде. Тормышка карашы үзгәрде. Без дә үзгәрәбез инде. Һәр иртәм шул балага исәнлек, илгә-көнгә тынычлык теләп башлана хәзер.

Әти исе

Балтач районының Сасна авылында гомер итүче Рәзилә Бәдегыеваның өч туганы махсус хәрби операциягә чакырыла. Ике апасының уллары, ире Рамил Ватанны саклый.

– Өлешчә мобилизация буенча егетләрне чакыра башлагач, башта аңлап та бетермәдек. Энеләрем алданрак китте, ирем «Казан Экспо»да озак торды. Ике баламны кочаклап калдым мин. Ничекләр яшәрмен дигән көннәрем күп булды. Ирле тормыш ирле тормыш инде ул. Ирләрсез булмый икән. Хатын-кыз никадәр көчле булырга тырышса да, ир кирәк, – ди Рәзилә. – Әле ярый, машина йөртә белә идем. Балаларны төрле түгәрәкләргә йөртәм. Авылда булсак та, машина бик кирәк. Быел кечкенә балам беренче сыйныфка керде. Кызым 5нчегә барды. Район җитәкчеләре икесен дә мәктәпкә әзерләргә булышты. Мунча ягар өчен утын да бирделәр. Ирләребез илне саклагач, безне кайгырталар инде. Гел хәлебезне сорашып торалар. Җәен йорт тирәсенә печән үсте. Районнан егетләр килеп, тәртипләп киттеләр. Шундый вакытларда ялгыз түгеллегеңне аңлыйсың, күңелгә рәхәт булып китә. Күп вакытта елыйсы килгәндә дә түзеп калырга өйрәндем. Бер безгә генә түгел, бөтен илгә килгән хәсрәт бит, дип тынычланам. Шулай итеп бер ел узып китте. Күңел бөтенләйгә кайтуларын көтә.

Рәзилә, балаларым белән юанам, ди. Кызы әтисен бигрәкләр ярата икән. Үскәч, әти кебек хәрби булам мин дә, дип хыяллана икән.

– Кызым барысын да аңлый. Әтисенең илебезне саклавын да белә. Аның белән горурлана. Әтисенә охшыйсы килә. Кечкенә улыбыз да әтисен бик сагына. «Әти кайчан кайта инде?!» – дип гел сорап тора. Әтисенең киемнәрен иснәп йөри. «Әти исе килә», – ди. Ул да, үскәч, әтисе төсле булмакчы. Әтигә хөрмәт зур бездә, – ди Рәзилә. – Мин үзем дә күп нәрсәгә өйрәндем. Ирем белән  сөйләшкәндә: «Моңа кадәр бер дә яши белмәгәнбез инде», – дибез. Аерылышып тору барысына да өйрәтте. Парлы яшәүнең кадерен аңлатты ул. Рамил дә, өйдән китүгә дөньяга башкача карый башладым, күзләрем ачылды, ди. Күпме көтүләребезнең әҗерен күрербез әле. Бәхеттә яшисе көннәр алда булсын!

…Горурлану, сагыну, көтү, сабыр итү, үзгәрү. Кем белән сөйләшсәң дә, шул сүзләрне ишетәсең. Матур гына яшәгәндә ил өстенә килгән сынау күпләрне берләштерде, якынайтты һәм… ерагайтты да. Кыскасы, кемнең кем икәнен белергә өйрәтте. Якыннарын көтүче ханымнар сүзе бу. Аларда бер теләк: газиз кешеләре җиңү белән исән-имин өйләренә кайтсын иде! Фәрештәләрнең «амин» дигән чагына туры килсен бу сүзләр.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү