Зәйтүнә Закирова: «Улымны догаларым сакласын!»

Берәү китә, берәү кайта. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр туган якларга ике атналык ялга кайтуларын дәвам итәләр. 7–8 ай буе күрешмәгән ана белән бала, ир белән хатын, сөйгән ярлар, әтиләрен көтүче сабыйларның хисләрен берәү дә аңлата алмастыр, мөгаен. Бик кадерле, зарыгып көткән очрашу бит  бу!

Апас районы Кече Болгаер авылы егете Илнур Закиров та бу көннәрдә ике атналык ялга кайтты. Аның кайтуын апасы – язучы-журналист Гөлүсә Закированың социаль челтәрдәге сәхифәләреннән күзәттек. Илнурның әнисе Зәйтүнә апа белән элемтәгә кердек.

– Улыбыз махсус хәрби операциядә 7 ай хезмәт иткәннән соң ялга кайтты. Аны кабаттан кочаклап алу шатлыгын әйтеп тә, аңлатып та бетереп булмый. Украинага киткәнче күпләр махсус хәрби өйрәнүләр узды, шулай туры килде, 3 көннән соң  улыбызны ай буе күнекмәләр узганнар белән бергә озаттылар да. Нишлисең, илне сакларга кирәк бит. Бармыйм димәде. Армиядә чакта Чечняда хезмәт иткән иде ул, – ди әнисе Зәйтүнә апа.

Илнурның баштарак хәбәре булмый. Соңрак үзенең исәнлеген сиздереп, шалтырата башлый. Шалтыратканда бөтен авыл хәлләрен белешә ул. Үзе сагынса да сиздерми. Әнисе исә лачындай егет тәрбияләп үстерүенә сөенә. Авылдан берүзе Ватан сагында бит!

– Без олырак яшьтә булгач, аннан да кайгыртып торды. Малларга печән кертүне дә, ишегалдындагы карларны көрәүне борчылып сораша иде. Ялга кайтасы көнен хәбәр иткәч, үзебезнең дә йокы качты. Бик көттек, – ди әнисе. – Улым олыгаеп киткән, йөзенә ирләрчә җитдилек кунган кебек. Бер дә зарланмый. Токмачлы ашымны сагынган, рәхмәтләр укып ашады. Күзләрем белән сөеп карап кына утырдым үзен.  Нинди батыр егет үстергәнбез икән! Мине анда егетләр көтә, бар да яхшы булачак, Аллаһ ташламасын, дип кенә тора.

Илнурны авылдашлары да сагынып көткән. Кайткан көнне үк хәл белергә килгәннәр. 9 Май митингына да чакырганар. Анда барып та чыгыш ясап кайткан. Район башлыгы да очрашуга чакырган, аның кебек үк ялга кайткан егетләрне җыеп аралашкан.

–  Район башлыгы безгә бик игътибарлы, бәйрәм саен безгә дә котлау җибәрә. Казандагы Апас якташлар берлеге дә күчтәнәчләр китерә, аларга да рәхмәт. Улыбыз сугыштан бер кочак хатлар күтәреп кайткан. Гуманитар ярдәм белән килгән мәктәп балалары хатлары ул. Шуларын саклаган. Мин язып биргән догалар да үзе белән. Аллаһ сакласа, бөтенләйгә дә кайтыр, – ди Зәйтүнә апа.

Закировларның дөньялары түгәрәк чак. Илнур үзе дә тормыш мәшәкатьләре, бәрәңге утырту, бәбкәләргә күл буенда читән кору ише вак-төяк, көндәлек эшләр белән мәш килә икән. Бу очрашуның һәр минуты кадерле. Әни күңеле сизә: тиздән сабые җиңү белән кайтачак. Башкача мөмкин дә түгел. Ананың һәр догасы шул хакта. Илләр тыныч булсын, һәр ананың баласы янына исән-имин кайтса иде, ди Зәйтүнә апа.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү