Татарстанда санитар-экологик икеайлык барышында 4000нән артык хокук бозу теркәлгән

Татарстанда санитар-экологик икеайлык барышында 4000нән артык хокук бозу бетерелгән инде. Татарстанның экология министры Александр Шадриков шулай ди.

– Икеайлык башыннан республика буенча күзәтчелек органнары тарафыннан 5082 хокук бозу ачыкланды, шуларның 4111е бетерелде, 1315 беркетмә төзелде, 1,2 млн сумлык административ штрафлар салынды. 3323  чүплек ачыкланды, шуларның 79,5 проценты юкка чыгарылды, – ди ул.

Республика районнарында ике айлык чорында полигоннарга 320 мең кубометрдан артык каты көнкүреш калдыклары чыгарылган, 12 меңнән артык махсус техника берәмлеге җәлеп ителгән, 587 меңнән артык агач һәм куак утыртылган.

–  Россия тимер юллары белән 3 уртак рейд үткәрелде, 13 район, шулай ук Казан һәм Яр Чаллы территорияләре (Яшел Үзән, Биектау, Арча, Кукмара, Саба, Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск, Зәй, Түбән Кама, Сарман, Тукай, Менделеевск, Ютазы) тикшерелде. Рейд вакытында барлыгы 60 рөхсәтсез калдыклар урнаштыру урыны ачыкланды, – ди министр. – Чисталык һавадан да тикшерелде. Казан һәм республиканың Кама Тамагы, Тәтеш, Буа, Кайбыч, Апас, Югары Ослан, Яшел Үзән, Биектау, Питрәч, Лаеш, Әтнә, Арча, Балтач, Кукмара, Саба, Теләче районнарында барлыгы 104 закон бозу очрагы ачыкланды.

Икеайлык башыннан автомобиль юлларыннан 4,5 мең кубометрдан артык каты көнкүреш калдыклары (4535) җыелган, 3 меңнән артык кеше һәм 269 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән. «Юл хәрәкәте иминлеге» оешмасы белән уздырган рейдлар кысасында җир кишәрлекләрендә 58 чүплек табылган.

– Ай ярым эчендә республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 2731 мөрәҗәгать килде. «Мәктәп экопатруле» системасына 1713 хәбәр килгән. Бу исә мәктәп укучыларының әйләнә-тирә мохитне пычрату проблемасы белән кызыксынуын күрсәтә, – ди министр. – Икеайлык тәмамланырга ике атна вакыт калып бара. Шуңа күрә «Эковесна – 2023» бәйгесендә катнашырга ашыгыгыз.


Фикер өстәү