15 май көне тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара гаилә көне

Ул ел саен 15 майда билгеләп үтелә һәм якыннарыбызга тагын бер кат игътибар күрсәтергә, аларның безнең тормышыбызда нинди әһәмияткә ия икәнлекләре турында уйланырга этәргеч бирә.

БМО Генераль Ассамблея резолюциясе белән 1993 елда гамәлгә кертелә.

 

Халыкара климат көне

Әлеге рәсми булмаган экологик бәйрәм метеорологларның климатны хәзерге һәм киләчәк буынның иминлегенә тәэсир итүче мөһим ресурс буларак якларга чакыруына җавап буларак оештырыла.

Планетада кире кайтара алмаслык климат үзгәрешләренә китерүче төп проблемаларның берсе – атмосферада парник газлары концентрациясенең артуы. Бу күренеш буенча тәүге тапкыр дөньяви дәрәҗәдә 1992 елда Рио-де-Жанейрода узган Җир Саммитында фикер алышу була. Дөньяның 180нән артык иле вәкилләре (шул исәптән Россия һәм элеккеге СССР илләре) Климат үзгәрүе турында БМО Конвенциясен имзалый.

 

Кече елгаларны һәм сулыкларны саклауның бердәм көннәре

15 майдан 15 июньгә кадәр Россиядә киң күләмле акция – кече  елгаларны һәм сулыкларны саклауның бердәм көннәре уза. Бу экологик айлыкның инициаторы – «Елгаларга  булышыйк» хәрәкәте. Оешмага Россиянең 23 төбәгеннән 100 дән артык иҗтимагый экология оешмасы керә.

Кече елгаларны, инешләрне, күлләрне саклауның бердәм көннәре нигезендә әйләнә-тирә мохитнең гармониясе һәм иминлеге күп яктан аларга бәйле булуын аңлау ята. Ахыр чиктә нәкъ менә шулардан планетаның барлык эре сулыклары җыела, нәкъ менә алар, бердәм системага җыелып, зур елгалар, диңгезләр һәм дөнья океаны хасил итәләр.

 

Әфганстаннан кайту

1988 елның 15 маенда совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару башлана. Женева килешүләре буенча Советлар Союзы гаскәрләрне 9 ай дәвамында чыгарырга тиеш була. Беренче өч айда өйгә 50 183 хәрби хезмәткәр җибәрелә. Калган 50 100 кеше 1988 елның 15 августыннан 1989 елның 15 февраленә кадәрге чорда кайта.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү