31 октябрь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара Кара диңгез көне

Халыкара Кара диңгез көне ел саен 31 октябрьдә билгеләп үтелә. 1996 елда Кара диңгез буенда урнашкан алты ил (Болгария, Грузия, Россия, Румыния, Төркия һәм Украина) Кара диңгезне тернәкләндерү һәм саклау буенча стратегик эш планына кул куялар. Шул ук вакытта бүгенге экологик бәйрәмне булдырырга карар ителә.

 

Бөтендөнья  шәһәрләр көне

2014 елдан башлап, ел саен 31 октябрьдә Бөтендөнья шәһәрләр көне (World Cities Day) билгеләп үтелә. Ул 2013 елның декабрендә БМО Генераль Ассамблеясы резолюциясе белән дөнья урбанизациясе проблемаларына киң халыкара җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатыннан билгеләнә.

БМО мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта дөнья халкының яртысыннан артыгы шәһәрләрдә яши, ә 2050 елга планета халкының 68% ы шәһәр халкы булачак.

 

Сурдотәрҗемәчеләр көне

Россиядә ел саен 31 октябрьдә билгеләп үтелә торган сурдотәрҗемәчеләр көне 2003 елның гыйнварында Бөтенроссия саңгыраулар җәмгыятенең Үзәк идарәсе инициативасы белән җәмгыятьнең игътибарын саңгыраулар проблемаларына юнәлтү максаты белән булдырыла.

 

Һәйкәл

1967 елның 31 октябрендә Казанның Горький исемендәге паркы янында тантаналы рәвештә Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында һәлак булганнарга һәйкәл ачыла. Монумент Октябрь революциясенең 50 еллыгына шәһәр комсомолы җыйган акчага төзелә. Аны Казан архитекторлары Геннадий Пичуев һәм Алексей Спориус төзи, ә скульпторы Васил Маликов була. Авыр яраланган солдат фигурасы үз тәнен җирдән күтәрә һәм уң кулы белән алга сузыла, шулай итеп киләчәк буыннарга Ватанны сакларга васыять итә.

 

Триколор кире кайта

1991 елның 31 октябрендә РСФСР халык депутатлары съезды Дәүләт флагы буларак триколорны раслый. Ул 1917 елга кадәр Россиянең Дәүләт флагы булып тора һәм Кызыл байракны алыштыра.

 

Юлда зебралар

1951 елның 31 октябрендә Лондон урамнарында җәяүлеләр өчен дөньяда беренче аклы-каралы юллар барлыкка килә. Моңа кадәр мондый урыннар металл түгәрәкләр белән билгеләнгән була, әмма шоферлар аларны бик күрми. Германия юлларында «зебра» 1953 елда барлыкка килә. СССРда юл билгеләренең башка элементлары белән бергә аны 1960 нчы еллар уртасында гына кертәләр.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү