Югары уку йорты укытучылары «Елның иң яхшы яшь укытучысы» бәйгесенә гариза бирә ала

Татарстанда «Елның иң яхшы яшь укытучысы» конкурсына гариза биреп була. Бәйге Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырыла. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.

Конкурста 35 яшькә кадәрге, кимендә 2 ел эш стажы һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлегендә казанышлары булган югары уку йорты укытучылары катнаша ала.

Гаризаны 25 ноябрьгә кадәр биреп була. Нигезләмә белән Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы сайтында танышырга мөмкин.

Конкурсның читтән торып уздырыла торган этабында «Ни өчен мин вузда укытучы булырга карар кылдым?» дигән иҗади видео-үзпрезентация тапшырырга кирәк. Нәтиҗәләр буенча көндезге этапта катнашу өчен 30 конкурсант сайлап алыначак.

Көндезге этап 2023 елның 20 декабреннән 2024 елның 15 гыйнварына кадәр кулланыла торган педагогик технологияләр, эшлекле уеннар һәм ачык лекцияләр күрсәтү форматларында узачак, диелә хәбәрдә.

 


Фикер өстәү