Ноябрь үзгәрешләре. Пенсия арта, компанияләргә дәүләт ярдәме күрсәтеләчәк, яңа штрафлар кертелә

* Кибеттә, банкта яки башка җирдә өстәмә товарлар, хезмәтләр сатып алырга мәҗбүриләүчеләр өчен штрафлар кертелә. Иң зур штраф күләме – 40 мең сумга кадәр. Шулай ук кулланучы дәгъвасын карап тикшерүдән баш тарткан өчен дә җаваплылык (300 мең сумга кадәр штраф) күздә тотыла.

* Очучыларның, шахтерларның пенсиясе арта. Өстәмә акча зарарлы, хәтәр, киеренке һәм авыр эш шартлары өчен бирелә.

* 25 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр бурычлылар, судка бармыйча гына, банкрот дип тану турында гариза тапшыра алачак. Балалар өчен бердәм пособие генә алып, башка керемгә, мөлкәткә ия булмаучылар һәм  пенсионерлар – әҗәтне мәҗбүриләп түләтә  башлаганнан соң 1 ел узгач, башкалар – 7 ел узгач, шушы мөмкинлектән файдаланачак.

* Технологик компанияләргә, кече технологик компанияләргә дәүләт ярдәме күрсәтелә башлаячак.  Аларның исемлеген булдыру кагыйдәләре билгеләнәчәк. Шулай итеп, югары технологияле кече компанияләргә булышу, зур сәнәгать предприятиеләрендә алдынгы эшләнмәләрне гамәлгә кертү мөмкинлеге ачыла.

* Идарәче оешмалар, торак милекчеләре ширкәтләренең уставлары һәм килешүләрен газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү турында яңа законга туры китерү вакыты төгәлләнә. Документ нигезендә, хәзер барлык газ челтәрләрен бер генә оешма – газ бүлү оешмасы гына карап тотачак.


Фикер өстәү