Кондитерлык эше белән шөгыльләнүче 15 яшьлек Хәбибә: «Торт пешереп, баеп була»

Бүгенге кунагыбыз – тәмле итеп тортлар пешерүче Кайбыч кызы Хәбибә Гыйниятуллина. 11 яшендә беренче тортын пешереп караган кыз бүген ныклап торып кондитерлык эше белән шөгыльләнә. Яшь кондитер белән телеңне йотарлык тортлар пешерү серләренә төшендек.        

Кунагыбыз турында белешмә:

– Хәбибәгә – 15 яшь;

– Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе – цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәгенең 9 нчы сыйныфында укый;

–  Гыйниятуллиннар гаиләсендә җиде бала. Хәбибә – өченчесе;

–  Киләчәктә үзенең кондитерлык фабрикасын ачарга хыяллана.

 

– Хәбибә, беренче тортыңны ничә яшеңдә пешердең?  

– Беренче тортымны унбер яшьтә пешердем. Төрле кулинар телешоулар карап, кызыксынып киттем. Миңа рецептларны әнинең апасы бирде. Үзе дә еш пешергәч, миңа бөтенесен әйтеп, яздыртып бара иде. Нәрсәдер килеп чыкмаса, аннан ярдәм сорыйм. Татлы әйбернең дә үз җае бар. Аз гына читкә тайпылдыңмы, нәтиҗә сөендерерлек булмый.

– Кулларыңнан уңгансың, социаль челтәрләрдәге фикерләргә карасак, заказ бирүчеләрең дә җитәрлек бугай.

– Әйе, социаль челтәрләр аша заказ бирүчеләр шактый. Бер алган кеше кабат-кабат килгәч, үсенеп китәсең бит ул. Мин дә үсенеп китеп, махсус сәхифәмне дә булдырдым. Кешеләргә ризыкларым бик ошый.

– Ә күпме вакыт кирәк соң торт пешерү өчен? Бу эштә иң авыры нәрсә?

– Вакыт та, түземлек тә, сабырлык та бик кирәк. Иң күбе дигәндә – алты сәгать. Пешерү процессында минем өчен иң авыры һәм шул ук вакытта иң кызыгы да – тортның дизайнын уйлау. Тортны бизәү – чын иҗат эшенә тиң. Монда барлык фантазияне эшкә җигәргә кирәк. Дизайн аша мин үзенчәлегемне күрсәтергә тырышам.

– Хәзер инде бәясен дә беләсе килә.

– Тортның 1 килограммы 1500 сум тора.

– Торт пешереп, баеп буламы?

– Әйе, торт пешереп, күп акча эшләп була. Әгәр даими рәвештә моның белән шөгыльләнсәң, заказларың күп булса. Бәйрәмнәр – кондитерлар өчен аеруча табышлы чор.

– Авызда эреп китәрлек торт пешерү сере нидә?

– Карап торуга торт пешерүнең бер кыенлыгы да юк кебек. Әмма һәр эшнең үз нечкәлекләре бар. Беренче чиратта барлык этапларны төгәл үтәү таләп ителә. Монда бик уйлап эш итәргә кирәк. Продуктларның нинди күләмдә кулланылуын һәрчак истә тотарга кирәк. Пешергәндә температура режимы да зур әһәмияткә ия. Бисквит камыры белән бик төгәл эш итү сорала. Һәм, әлбәттә, тәмле торт килеп чыксын өчен, аңа үз мәхәббәтеңне салырга кирәк.

– Хәбибә, тагын ниләр белән шөгыльләнәсең?

– Матур фотосурәтләр төшерәм, видеолар ясыйм. Укырга да яратам, бөтен чирекне «5ле»ләргә генә тәмамлыйм.

– Ә киләчәктә үзеңне нинди һөнәр иясе итеп күрәсең?

– Үземнең кечкенә генә булса да кондитерлык фабрикамны ачасым килә. 9 нчы сыйныфтан соң эшмәкәрлек факультетына укырга керергә уйлыйм.

Әңгәмәдәш – Ләйсән Сафина

 


Фикер өстәү