Мәктәп автобусы авариягә эләккән: өч баланы хастаханәгә озатканнар

Бүген иртән Башкортстанның Ташкиново-Нефтекамск урау юлында мәктәп укучыларын алып баручы автобус авариягә эләккән. Бу хакта “УфаLive” республика Дәүләт автомобиль инспекциясе мәгълүматларына таянып яза.

Иртәнге сигезләр тирәсендә мәктәп автобусына “Лада Ларгус” килеп бәрелгән. Җиңел машинаның көпчәкләре кышкысына алыштырылмаган булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, “Лада”, “чыгымчылап”, каршы як юлга килеп чыккан. Автобуста 13-14 яшьлек 10 бала һәм бер озатып баручы булган. Укучылар Краснокамск районының Кариево авылыннан Уфага бәйгегә барышы булган.

Автобустагы өч кыз хастаханәгә озатылган. Калган балаларны табиблар карый. Шулай ук “Лада Ларгус”ның 14 яшьлек пассажирына да табиб ярдәме күрсәтелгән.

Авария булган урында ЮХИДИ һәм МЧС хезмәткәрләре эшли.


Фикер өстәү