Камил Баһавиев: «Безнең өйдә гармун тавышы тынганы юк»   

Ул инде хәзердән үк профессиональ баянчылар кебек оста. Җитезлеге, кыюлыгы да бар. Сүзебез – җырлы гаиләнең талантлы улы Камил Баһавиев турында. Бик иҗади, өлгер шаян егет белән баян, сәхнә артындагы тормыш һәм хыяллар турында сөйләштек.      

Кунагыбыз турында белешмә:

– Камил – Илназ Баһ белән Гүзәл Идрисова гаиләсендә беренче бала;

– 12 яшь, 149 нчы лицейның 6 нчы сыйныфында укый, Совет районы 4 нче Балалар сәнгать мәктәбенә йөри;

– музыка белән кызыксына, берничә уен коралында уйный;

– 2023 елда Казан мэры стипендиаты, Денис Мацуев исемендәге «Новые имена» фонды стипендиаты.

– Камил, баянны тәүге тапкыр ничә яшеңдә кулга алдың? Һәм ни өчен нәкъ менә әлеге уен коралы?
– Баянны беренче тапкыр 4 яшемдә кулга алганмын. Әти һәм әни белән уенчыклар кибетенә барганбыз. Әллә никадәр уенчык арасында миңа иң ошаганы кечкенә генә зәңгәр баян булган. Шуннан бирле баяннан аерылганым юк. Әти гармунда, тальянда, хромкада уйный. Бабай да – бик талантлы җырчы. Кечкенәдән мине гармунда бию көйләре уйнап, җырлап, биетә торган булган. Гомумән, безнең өйдә гармун тавышының тынганы юк.

– Энеләрең белән кечкенәдән сәхнә артында үсәсез. Мондый тормыш ошыймы сезгә?
– Бик ошый. Монда без башка артистларның балалары белән танышабыз һәм дуслашабыз. Бергә уйныйбыз, биибез, җырлыйбыз. Әти белән әни мине кечкенәдән үзләре белән ияртеп йөрткән. Шунда музыкантларны тыңлап, күзәтеп үстем. Алар кебек булырга хыялландым. Уенчык гармун алгач, аларга охшарга тырышып уйнап утырганым да истә әле.

– Сине инде хәзердән үк эстрадага кыю адымнар ясыйсың, дип әйтергә була. 
– Әйе, эстрадага керү теләгем зур. Әйбәт баянчыларны Сабан туйларына, бәйрәмнәргә, мәҗлесләргә, концертларга чакыралар. Хәтта чит илләргә дә бару мөмкинлеге бар. Әнә шул ягы белән кызыксындыра.


– Баян булмаса, нәрсә? Башка уен коралында уйнарга теләр идеңме?
Баян булмаса, барабанда уйнар идем.

– Синеңчә, оста баянчы булу өчен нәрсә кирәк?
– Сәләт һәм тырышлык. Минемчә, боларның икесе дә мөһим. Кесәнең калын булуы да кирәк әле! Хәзер баяннар, гармуннар бик кыйммәт тора.

– Баянчылар арасында кумирларың бармы?
– Кумирларым бар. Ринат Вәлиев, Рөстәм Вәлиев, Булат Хисмәтов  – бик оста баянчылар. Айнур Моратов – чын мәгънәсендә виртуоз. Мәрхүм Айнур Фатыйхов та бик моңлы уйный иде.

– Баянда уйнаудан тыш, тагын нәрсәләр белән шөгыльләнәсең?
– Буш вакытта футбол, хоккей, волейбол уйнарга яратам. Шулай ук тальянда, хромкада, гармунда уйныйм.

– Камил, синең җитешмәгән җирең юк. Укырга вакытың каламы соң?
– Укырга вакытым юк диярлек. Һәр шимбә, якшәмбе әти-әни белән концертларга, мәҗлесләргә йөрим. Оркестрлар белән дә уйныйм. Репетицияләрдән өйгә соң гына кайтам. Шулай да тырышам инде.

– Сезнең өйдә күбрәк нинди җырлар яңгырый?
– Безнең өйдә «Алиса» колонкасы бар. Аннан төрле-төрле җырлар куябыз. Иң еш яңгыраганнары – Илһам Шакиров җырлары һәм Юрий Шатуновның «И снова седая ночь» җыры. Әти белән әнинең җырларын тыңлыйбыз, үзебез дә уйныйбыз. Мин – баянда, энем Марсель – курайда.

– Ничек уйлыйсың, син холкың буенча күбрәк кемгә охшаган?
– 50гә 50 дип уйлыйм. Мин җыештырырга, чисталыкны, пөхтәлекне  бик яратам. Әйберләремне гел барлап торам, моңа энекәшләремне дә өйрәтәм. Ул яктан әнигә охшаганмындыр дип уйлыйм. Кеше белән бик тиз аралашып китәм, уртак тел табам. Кыюлыгым – әтидәндер.

– Киләчәктә үзеңне кем итеп күрәсең?
– Киләчәктә виртуоз гармунчы буласым килә. Бөтен Җир шарын әйләнеп чыгып, үземне күрсәтәсем килә.

– Иң зур хыялың нинди?

– Әйбәт, оста гармунчы булу. Ерак киләчәктә – яхшы хатын, балалар белән бай, мул тормышта яшәү (көлә).

 


Фикер өстәү