Шадриков санитар икеайлык кысаларында башкарылган эшләр турында сөйләде

Бүген Министрлар Кабинетында Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министры санитар икеайлык кысаларында башкарылган эшләр турында сөйләде.

– Ике ай эчендә барлыгы җиде йөз меңгә якын кеше өмәләрдә катнашты. Полигоннарга 520 мең кубометр чүп чыгарылды. Яшелләндерү буенча да актив эш бара. Республика районнарында 650 мең агач һәм куак утыртылды, – ди министр.

Халык экологиягә битараф түгел. Моның шулай икәне аларның мөрәҗәгатьләреннән дә күренә. Ике ай эчендә министрлыкка 5 меңгә якын мөрәҗәгать килгән. Мәктәп укучылары да читтә калмаган. “Мәктәп патруле” аша 3,5 мең хәбәр килгән.

Шушы вакыт эчендә 8014 хокук бозу очраклары ачыкланган. Шуларның 6890ы бетрелгән дә инде.2,5 миллион сумнан артык штраф салынган.

– 8 меңнән артык хокук бозуларның 70 процентын чүплекләр алып тора. Аларның инде 90 проценты бетерелде. Чистарту икеайлыгында транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы да зур эш башкарды. Юллардан 5 мең кубометр каты-көнкүреш калдыклары җыелды,– ди Александр Шадриков.

Бүген “ЭкоЯз” бәйгесенә нәтиҗә ясап “Иң яхшы муниципаль берәмлек” номинациясендә җиңүчеләрне дә котладылар. Быел беренчелекне Кукмара, Биектау районы һәм Казан шәһәре алды.


Фикер өстәү