Республиканың 13 районы терлек азыгы әзерли башлады

Бүгенгә Татарстанның 13 районы терлек азыгы әзерләүгә кереште. Алар — Нурлат, Питрәч, Чүпрәле, Әлки, Зәй, Буа, Апас, Әгерҗе, Аксубай, Азнакай, Актаныш, Балтач, Тәтеш, Мөслим һәм Ютазы районнары. Бу хакта шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров хәбәр итте.

«Агымдагы елда һава шартлары безгә булган азык запасларына сакчыл булырга куша. Республика буенча уртача 6 айга узган елгы терлек азыгы запасы бар. Әмма вазгыять районнар буенча аерылып тора», — диде министр.

Ул муниципаль берәмлекләр башлыкларыннан үз вакытында һәм сыйфатлы азык әзерләүне оештыруны шәхси контрольгә алуны сорады.

Республикада 808 азык җыю комбайны, 523 чапкыч, 4,7 меңгә якын трактор чапкычы, 1,9 меңгә якын пресслау агрегаты һәм һәр көнне 120 мең тоннага кадәр сенаж һәм 62 мең тонна печән әзерли ала торган башка техника җыелмасы бар, дип хәбәр ителә Хөкүмәт сайтында.

/Татар-информ


Фикер өстәү