Әстерхан өлкәсе Җәмәле авылында XIII Бөтенроссия авыл Сабантуе уза. Бәйрәмдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнаша.
— Сезне чын күңелдән үзебезнең иң яраткан Сабантуй бәйрәме белән котлыйм. Бүген мөһим вакыйга. Сабантуйларны башлап җибәрәбез. Беренчесе — Россиядә, әле үзебездә Татарстанда да булмады, — диде Рөстәм Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов Әстерхан өлкәсе губернаторы Игорь Бабушкинга һәм аның командасына Сабантуйны оештырулары өчен рәхмәт белдерде.
— Килгән делегацияләргә һәм мондый бәйрәмне яратучы Әстерхан халкына да зур рәхмәт, — дип өстәде рәис.
Бәйрәмдә Пермь өлкәсе губернаторы Дмитрий Махонин да катнаша. Игорь Бабушкин эстафетаның киләсе елга Пермь өлкәсенә тапшырылуын әйтте.
— Безнең өчен Әстерханда Бөтенроссия авыл Сабантуен уздыру — зур дәрәҗә. Ул — безнең күпмилләтле өлкәбезне берләштерә торган бәйрәмнәрнең берсе. Һәрберегезгә тынычлык, иминлек һәм уңышлар телим, — диде Игорь Бабушкин.