Казанда Мамадыш районы мәдәнияте көннәре узды

26 май көнне Казанның Филармония концертлар залында Мамадыш районы мәдәнияте көннәре узды.

Бәйрәм рухы урамннан ук сизелә иде. Мамадышлар Казан халкы өчен паркта кул эше күргәзмәләре күрсәтте, төрле мастер-класслар уздырды, үзләре җитештергән продукция белән дә сату иттеләр. Килгән таимашачыларны тәмле чәйләр белән дә сыйладылар. Аннары концерт башланды.

Мамадыш үзенең бердәм, тату икәнен күрсштте. Районда яшәүче төрле милләт вәкилләренең гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштырды. Мамадыш үзешчәннәре иң матур җырларын бүләк иттеләр. Залда исә кадерле кунак булып якташлар утырды.

– Төрле якларга сибелеп яшәүче якташлар өчен ишекләр ачык. Сагынсагыз, кайтыгыз. Туган якта сезне көтәләр, – ди район башлыгы Анатолий Иванов.


Фикер өстәү