Мишә елгасына агызган пычрак су 4,9 миллионлык зыян китергән

Быел табигать бөтенләй башка төрле. Аның матурлыгы белән хозурланмаган кеше калмады. Җәен күз күрмәгән чәчәкләргә сокландык, җиләкне дә, башка җимешләрне дә җыеп бетерерлек булмады. Көз үз матурлыгы белән сокландырды. Экологлар моны, пандемия аркасында кешеләрнең табигатьтән ераграк торулары белән бәйли. Дөрес, статистика башкача уйларга мәҗбүр итә: табигатькә зыян салучылар аз түгел. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның экология министры Александр Шадриков җиткерде.

– Дәүләт инспекторлары тарафыннан табигатькә зыян салуның 4 меңнән артык очрагы ачыкланды. 54 миллион сумнан артык штраф салынды. 16 җинаять эше ачылды. Чүплек проблемасы да читтә калмый. Татарстанда 1287 чүплек табылды, – диде министр.
Тикшерүчеләр калдыклар белән эш итүгә бәйле 1600 хокук бозу очрагын ачыклаган. Рөхсәтсез чүплекләрне «Экологик карта» системасына теркәп баралар. Быел аларның 96 процентын юкка чыгарганнар. Пандемия аркасында алдан планлаштырылган тикшерүләр булмыйча калган. Инспекторлар шалтыратулар, социаль челтәрләргә килгән хәбәрләр буенча рейдка чыккан. Шундый бер хәбәрдән соң, экологлар Әлмәтнең Урсала микрорайонында төзелеш калдыкларына тап булалар. Чүплектә документлар да табыла. Шуларга нигезләнеп, бер кибеттә ремонт эшләре башкарылуын ачыклыйлар. Кибеткә дә, ремонт эшен башкаручыларга да 100әр мең сум штраф салына. Казанның Алтан бистәсендә дә төзелеш материаллары тутырылган чокыр табыла. Биредә гаепленең кем икәнен ачыклау җиңел булмый. Экологлар чүп ташланган җирнең хуҗасына беркетмә төзи.
Быел Татарстанда сулыкларда закон бозуның 400дән артык очрагы ачыкланган. Былтыр исә, су белән бәйле закон бозу фактлары 175кә күбрәк булган. Йә аларны койма белән әйләндереп алып куялар, йә пычрак су түгәләр. Тәртип бозулар ел дәвамында барса да, андый очраклар яз көне аеруча күзгә чалына, – ди министр урынбасары Фаяз Шакиров.
– Соңгы биш ай эчендә Теләче районындагы «Мишә» оешмасының ике тапкыр табигать законын бозуы ачыкланды. Алар пычрак суны Мишә елгасына агызган. Бер тапкыр тотылуларына карамастан, әле менә шушы көннәрдә генә тагын шундый очрак ачыкланды. Әле бит елганың бу урынында дәүләт табигый-зоология тыюлыгы урнашкан. Шунда чөгә балыклары җибәрелгән иде. Табигатькә 4,9 миллионлык зыян килгән. Оешманың эше прокуратурага тапшырылды, – диде ул.
Очрашуда Александр Шадриковтан Самосырово чүплегеннән чыккан сасы ис турында да сорадылар. Биредә рекультивация эшләре башкарыла. Министр чүплекнең «Экология» илкүләм проекты кысаларында юкка чыгарылачагын әйтте.
Узган ел кыш көне экологлар тиешсез урынга ташланган пычрак кар өемнәрен тикшергән иде. Быел бу урыннарны яңадан контрольгә алачаклар. Казанның Совет районында урнашкан 6 урын күз уңында булачак.
– Министрлыкка хәбәрләр гел килеп тора. Халык табигатькә битараф түгел. Социаль челтәрләрдә дә актив язалар, «Халык контроле» порталына да мөрәҗәгатьләр килә. Без барысын да ачыкларга тырышабыз. Әмма безнең максат – урынга чыгып, гаеплене табып, штраф кына салу түгел, халыкны табигатькә сакчыл карарга өйрәтәсе килә. Шуңа да күп очракта кисәтүләр ясыйбыз, – диде Александр Шадриков.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү