Өйләнешү өчен идеаль яшьне атаганнар

Белгечләр фикеренчә, никахлашу өчен иң яхшы вакыт 28-32 яшь.

Бу яшьтә аерылышу куркынычы бик аз, чөнки партнерлар гаилә тормышыннан нәрсә телүләрен аңлый, шул ук вакытта көндәлек вазифалар өчен энергия дә җитәрлек.

2019 елдагы статистика буенча, россиялеләрнең күпчелеге 25тән 34 яшькә кадәр никахлаша торган була. Статистика хезмәте мәгълүматларына караганда, 2018 елда бу яшьтә 456,6 мең ир-ат өйләнешкән һәм 386 мең хатын-кыз кияүгә чыккан.


Фикер өстәү