«Перекресток» кибетендә шартлау булган. Урында янгын сүндерүчеләр эшли

Шартлау Мәскәүнең Көньяк Бутов шәһәрендәге Адмирал Ушаков бульвары янында урнашкан «Перекресток» кибетендә була. Бу хакта SHOT хәбәр итә. Зыян күрүчеләр бармы-юкмы әлегә билгеле түгел.

Беренчел мәгълүматлар буенча, сәүдә үзәгенең беренче катындагы газ баллоннары шартлый. Кунаклар һәм хезмәткәрләр бинадан үзләре чыгып китә алган.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында янгынның өч катлы бинаның беренче катында теркәлүен ачыклаганнар, урында янгын сүндерүчеләр эшли.


Фикер өстәү