Сәүдә үзәгендәге янгында бер кеше һәлак булган

Мәскәүнең “Мега Химки” сәүдә үзәгендәге янгында бер кешенең гомере өзелгән. Бу хакта “РИА Новости” Мәскәү яны МЧС баш идарәсе мәгълүматларына таянып яза.

Янгын иртәнге алтыда “Мега Химки” сәүдә үзәгенең OBI кибетендә килеп чыккан. Кибет түбәсенең 150 м мәйданы ут эчендә калган. Янгын сүндерү авырлыгы дүртенче дәрәҗә (биш дәрәҗәдә була) белән билгеләнгән.

Гадәттән тыш хәлнең төп сәбәпләре буларак җиһазларның төзексезлеге һәм эшләгәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү карала. Ут төртү ихтималы кире кагылган.

Бина төзелешенең үзенчәлекләре (һава керүгә, түбә ишелүгә китергән) янгын сүндерү эшен катлауландырган. 8:25 сәгатьтә янгынны сүндерерүгә ирешелгән. Ут җиде мең квадрат метр мәйданга таралырга өлгергән.
Сәүдә үзәге янганда, шартлау тавышлары ишетелгән. Ашыгыч хезмәтләр буяу һәм аэрозоль банкаларының шартлый башлавы турында кисәткән.

Янгын OBIның башка секцияләренә таралмаган. Шулай да бүген – 9 декабрьдә сәүдә үзәге эшләмәячәк.


Фикер өстәү