Газ шартлаган йортта ике коткаручы һәлак булган

Бүген иртән Мәскәү өлкәсенең Балашиха шәһәрендә газ шартлаган йортта ике коткаручы һәлак булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының телеграм-каналында хәбәр ителә.

Җимереклекләрне чистартканда, ике плитә ишелеп төшкән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, коткаручылар түшәм астында калган.
“Хәзерге вакытта җимереклекләр арасыннан 4 коткаручы чыгарылды. Кызганычка, икесе һәлак булган”, –диелгән хәбәрдә.

ТАСС аныклап үткәнчә, кабат җимерелү куркынычы янау сәбәпле, коткаручыларның барысы да күп катлы йорттан чыгарылган. Хәзерге вакытта алга таба нәрсә эшләргә икәне хәл ителә.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәлак булган коткаручыларның фотосурәтләрен бастырып чыгарган. Болар – Магомед Нальгиев һәм Олег Калмыков. Россия гадәттән тыш хәлләр министры Александр Куренков һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарын авыр кайгысын уртаклашкан.

Исегезгә төшерәбез: бүген иртән Мәскәү өлкәсенең Балашиха шәһәре Октябрьская урамындагы 9 катлы йортта шартлау булган. Кимендә 10 фатир җимерелгән. Шартлау 3 нче катта булган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында аңлатып үтелгәнчә, йортта газ шартлаган, ике кат җимерелеп төшкән. Ведомство шулай ук 3 кешенең һәлак булуын раслаган.


Фикер өстәү