Ватан өчен! Россиядә өлешчә мобилизация игълан ителде

“Безнең тарихи традициябездә, халкыбыз язмышында дөнья белән хакимлек итүгә омтылган, Ватаныбызга аны таркату һәм коллыкка төшерү белән янаганнарны туктату бар. Без хәзер дә шуны эшлибез, шулай булачак та. Сезнең ярдәмегезгә ышанам”. Бүген Россия Президенты Владимир Путин ил халкына мөрәҗәгать итеп, өлешчә мобилизация кертелү турында игълан иткәндә әнә шулай диде. Әлеге яңалык кемнәргә кагыла?

Көтелгән мөрәҗәгать

Владимир Путин халыкка мөрәҗәгатен сишәмбе кич көттеләр. Әмма мөһим чыгышны чәршәмбе иртәсенә күчерделәр. 14 минут һәм 21 секунд дәвам иткән мөрәҗәгатендә Россия Президенты бүгенге вазгыять турында сөйләде һәм бу шартларда дәүләтнең ни эшләргә җыенганын җиткерде. «Сүз Россиянең мөстәкыйльлеген, куркынычсызлыгын һәм территориаль бөтенлеген яклау буенча кирәкле, ашыгыч адымнар турында, ватандашларыбызның үз киләчәген билгеләргә омтылуы һәм ихтыярына ярдәм итү, Көнбатыш элиталарының агрессив сәясәте турында бара», – диде ул. Владимир Путин сүзләренә караганда, Көнбатышның максаты – Россияне көчсезләндерү, бүлгәләү һәм юкка чыгару: «Алар 1991 елда ук Советлар Союзын җимерә алуларын, ә хәзер Россиягә дә вакыт җиткәнен турыдан-туры әйтәләр. Ул үзара дошманлашып яшәячәк төбәкләргә һәм өлкәләргә бүленергә тиеш, диләр». Ил башлыгы әйтүенчә, алар тоталь русофобияне үз коралы итте, дистә еллар дәвамында Россиягә карата нәфрәт тәрбияләде, 2014 елда ук сугыш башлап, Украина халкыннан корбан ясады.

Россия Президенты әйтүенчә, ЛНР неонацистлардан инде тулысынча диярлек чистартылган, ДНРда бәрелешләр дәвам итә: анда катлаулы саклану линиясе корылган. Владимир Путин сүзләренә караганда, маңгайга-маңгай бәрелешеп, штурмга бару зур югалтуларга китерер иде. Шуңа күрә безнең частьлар, Донбасс республикаларының хәрби подразделениеләре планлы, акыллы рәвештә хәрәкәт итә. Сугышчыларны саклыйлар һәм акрынлап Донецк җирен азат итәләр.

“Битараф кала алмыйбыз”

Махсус хәрби операция башлангач, мәсьәләне тыныч юл белән хәл итүгә ниндидер өметләр барлыкка килсә дә, Владимир Путин фикеренчә, Көнбатышны мондый нәтиҗә канәгатьләндерми. Шулай итеп, Украинага тагын да күбрәк корал тутыра башладылар. Киев режимы чит илдән ялланып килүчеләр һәм милләтчеләрнең яңа бандаларын, НАТО стандартлары буенча һәм Көнбатыш киңәшчеләре кулы астында өйрәтелгән хәрби частьларны эшкә җикте. Украинада куркыту, террор һәм көч куллану сәясәте тагын да куркынычрак төсмер ала. «Якын кешеләребезне палачлар кулына бирергә бернинди хакыбыз юк. Аларның үз язмышларын үзләре хәл итәргә чын күңелдән омтылуларына карата битараф кала алмыйбыз», – диде Владимир Путин.

Билгеле булганча, Донбасстагы халык республикаларының парламентлары, Херсон һәм Запорожье өлкәләренең хәрби-халык хакимиятләре үзләрендә бу территорияләрнең киләчәге турында референдум уздыру хакында карар чыгарды һәм бу адымнарын хуплауны сорап, Россиягә мөрәҗәгать итте. Владимир Путин әйтүенчә, Россия алар кабул иткән карарны хуплаячак.

Ил Президенты Россияне атом-төш коралы белән куркытырга маташуларын да искә алды. Владимир Путин әйтүенчә, андыйлар белеп торсын: Россиянең НАТОныкыннан да заманчарак кораллары бар. «Илебезнең территориаль бөтенлегенә куркыныч янаганда, Россияне һәм халкыбызны яклау өчен, һичшиксез, безнең карамакта булган барлык чараларны кулланабыз. Бу арттыру түгел», – диде ул.

Тарихи традиция һәм халык язмышы

Владимир Путин сүзләренә караганда, Россиянең Кораллы Көчләре неонацистлар гына түгел, берләшкән Көнбатышның хәрби машинасына каршы тора. Әнә шуны исәптә тотып һәм илнең бөтенлеген, халыкның иминлеген яклау һәм саклау өчен Россиядә өлешчә мобилизация уздырыла. Моның өчен башкарыласы чараларны 21 сентябрьдә үк тормышка ашыра башлыйлар. Махсус указ да бүген дөнья күрде. «Безнең тарихи традициябездә, халкыбыз язмышында дөнья белән хакимлек итүгә омтылган, Ватаныбызга аны таркату һәм коллыкка төшерү белән янаганнарны туктату бар. Без хәзер дә шуны эшлибез, шулай булачак та. Сезнең ярдәмегезгә ышанам», – диде Россия Президенты мөрәҗәгатендә.

Владимир Путин ассызыклаганча, хәрби хезмәткә хәзерге вакытта запаста торучы, барыннан да бигрәк Кораллы Көчләр сафында хезмәт иткән, хәрби-учет белгечлекләре һәм тиешле тәҗрибәсе булганнар чакырылачак. Частьларга китәр алдыннан алар өстәмә хәрби әзерлек узачак. Мобилизациягә эләккән кешеләр акча түләү, социаль гарантияләр мәсьәләсендә контракт буенча хезмәт итүчеләр белән бер дәрәҗәдә булачак. Мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакыру өчен төбәк башлыклары җавап тотачак.

Теләсә-кемне чакырмыйлар

Бу яңалыклар кемнәргә кагыла? Владимир Путинның мөрәҗәгатеннән соң ук федераль каналларда Россия оборона министры Сергей Шойгуның әңгәмәсе пәйда булды. Ул Кораллы Көчләрнең үз бурычын үтәячәген әйтте. Өлешчә мобилизация исә хәрби хезмәт узган, хәрби-учет белгечлеге, сугышчан тәҗрибәсе булган кешеләргә кагыла. Аларны нәкъ менә запастагылар арасыннан сайлап алалар. Армияне беркайчан да күрмәгән-ишетмәгән кешеләр турында сүз бармый. Оборона министры сүзләренә караганда, Россиядә тиешле таләпләргә туры килгән 25 миллион чамасы кеше бар. Өлешчә мобилизация исә аларның 1 процентына гына кагыла. Бу – 300 мең чамасы кеше дигән сүз. Сергей Шойгу билгеләп үткәнчә, чакырылыш буенча хезмәт итүчеләр махсус хәрби операция зонасына җибәрелми: алар Россия территориясендә хезмәт итүләрен дәвам итәчәк. Мобилизациягә эләккәннәр исә азат ителгән территорияләрне контрольдә тоту белән шөгыльләнәчәк. Россиянең оборона министры әйтүенчә, студентларны хәрби хезмәткә чакырырга җыенмыйлар. «Тынычлап укырга йөрсеннәр», – диде армия генералы.

«Отсрочка», ягъни хәрби хезмәткә бармый калу мөмкинлеге әлегә бары тик оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләрендә эшләүчеләргә генә кагыла. Калган категорияләр Россия Хөкүмәте тарафыннан билгеләнәчәк. Сүз уңаеннан, хәрби хезмәткә чакырылучыларга повестканы Дәүләт хезмәтләре порталы аша юллау турындагы сүзләр дөреслеккә туры килми. Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы әнә шундый хәбәр җиткерде.

Фикер

Альфред Вәлиев, «Коммунисты России» сәяси партиясе рәисе урынбасары, Казан шәһәр Думасы депутаты:

– Башкомандующий игълан иткән өлешчә мобилизацияне мин дә, безнең партия оешмасы да уңай бәялибез. Бу – дөрес карар. Ул безнең сугышчыларның да, тыныч халыкның да гомерен саклап калырга ярдәм итәчәк, Украинада денацификация һәм демилитаризация бурычларын тизрәк һәм нәтиҗәлерәк тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк. Запастагы офицер буларак, әнә шуңа ышанам. Дусларым һәм танышларым арасында Россия Президентының бу карарын уңай бәяләмәгән бер генә кеше дә юк. Ә алар арасында хәрбиләр дә, шул ук вакытта армиядә бөтенләй хезмәт итмәүчеләр дә бар. Хәрби хәрәкәтләрдә катнашу тәҗрибәсе булган кешеләр мондый карарның кирәклеген тагын да яхшырак аңлый. Хәер, гади кешеләр дә вазгыятьне, илебезне, кеше гомерләрен саклап калу өчен башка юл булмаганын күреп тора. Фашизмга каршы көрәш – безнең уртак эшебез һәм изге бурычыбыз.

Вениамин Чубаренко, Ветераннарның «Боевое братство» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстандагы төбәк бүлеге советы рәисе урынбасары:

– Өлешчә мобилизация игълан итү – дөрес карар. Миңа калса, бу карарны бераз иртәрәк тә кабул итәргә кирәк булгандыр. Мөгаен, җитәкчеләребез суверенитетларын үз аяклары белән таптап, Америка артыннан ияргән илләрнең саны шулкадәр күп булыр дип уйламагандыр. Бөтен Европа төп көндәшебезгә ярдәм иткәндә, безгә дә хәрби контингентны арттырырга кирәк. Шунсыз булмый. Һәм ул бер гаепсез кешеләрнең гомерен коткару хакына эшләнә. Миңа калса, россиялеләрнең күпчелеге мобилизация игълан итүне тыныч кабул итәр. Шулай кирәк тә. «Мобилизация» сүзеннән куркасы түгел. Ул курку сугыш елларыннан ук калган инде. Ләкин хәзерге вакытта мобилизацияне сугышка таба бер адым буларак кабул итәргә кирәкми. Әйткәнемчә, махсус хәрби операциягә бәйле вазгыять катлаулангач, безгә хәрбиләребезнең санын арттырырга кирәк. Швеция һәм Финляндия НАТОга керә, ә НАТО илләренең Россия белән гомуми чиге – бер мең километр тирәсе. Әлеге илләр нейтраль булып саналганда, Россия анда гаскәрләр тотмады. Ләкин хәзер ул бу территорияләргә гарнизоннар куярга мәҗбүр.

ЛНР һәм ДНРдагы референдумнарга килгәндә, бу сорауны шулай ук хәл итмичә калдыру мөмкин түгел иде. Бу мәсьәләне ничек бар шулай калдырсак, берничә елдан соң ул территорияләрдәге вакыйгалар кабатланырга мөмкин. Ә бу очракта Россия андагы халыкны үз канаты астына ала дигән сүз. Рус халкын гына түгел, украиннар да, башка милләт вәкилләренең дә куркынычсызлыгы тәэмин ителәчәк.

 

 

 

 


Фикер өстәү