Майның мең шифасы: кабакныкы – ирләргә, кукурузныкы хатын-кызларга файдалы

Баш миен өйрәнүче Норвегия галимнәре фикеренчә, көндәлек рационда ике аш кашыгы май куллану баш мие, йөрәк һәм кан тамырлары эшчәнлеген яхшырта, организмны шлаклардан чистарта, иммунитетны ныгыта.

Зәйтүн мае. Бу майны кулланганда аның әчелегенә игътибар итәргә кирәк. Ул шешәнең этикеткасына язылган була. Май никадәр әче булса, аның сыйфаты шулкадәр түбәнрәк (0,8 проценттан артмаска тиеш). Зәйтүн мае кан тамырларын чистарту үзлегенә ия. Башка майлардан аермалы буларак, кыздырганда канцерогеннар бүленеп чыкмый.

Кабак маенда цинк күп. Тестостерон гормоны барлыкка килсен өчен цинк булган ризыклар ашарга куша белгечләр, димәк, ул ир-атларга бик файдалы. Иммунитетны күтәрә, вируслы авыруларга каршы торучанлыкны арттыра торган селен матдәсе дә бар кабак маенда. Салатлар өчен яхшы, ләкин кыздырырга ярамый.

Кукуруз мае организмда холестеринны җайга сала. Баш мие эшчәнлеге өчен файдалы, анда йөрәк эшчәнлеге өчен кирәк булган РР витамины бар.

Гәрчич маенда А, D, Е, К ,В группасы витаминнары бар. Май микробларны юкка чыгару сәләтенә ия, салатларга кушарга була. Гәрчичнең төренә карап, маенда  кеше организмында таркалмый, ә күзәнәкләрдә җыела торган кислотаның чамадан тыш күп булганнары да очрый. Шуңа да аны артык күп кулланырга киңәш ителми. Җылыту сәләтенә ия булганга, тәнне ышкырга, массаж ясаганда кулланырга була.

Киндер мае иң түбән калорияле май булып санала. Организмны чистарта, чирләргә каршы торучанлыкны арттыра, бавыр эшчәнлеген яхшырта, гастриттан, эч катудан, әче килүдән дәва, суалчаннарны чыгара. Омега-3 һәм Омега-6 май кислоталары балыктагыга караганда да күбрәк. F, A, E, B, K витаминнары, яшелчә, җиләк-җимештәге нитратларны юкка чыгара торган тиопронин антиоксиданты бар. Әлбәттә, салатлар өчен дә бик тәмле.

Көнҗет маенда кальций күп. Көмәнле вакытта, гормоннар эшчәнлеге бозылганда эчү файдалы. Организмнан тозларны чыгара, калкансыман биз авыруларына дәва. Кан оючанлыгын арттырганга, йөрәк һәм кан тамырлары авырулары булган кешеләргә куллану киңәш ителми.


Фикер өстәү