Россия ЮХИДИ башлыгы электрон машина йөртү таныклыкларының кайчан гамәлгә керәчәге хакында

Kazan Digital Week халыкара форумында онлайн рәвештә Россия ЮХИДИ башлыгы Михаил Черников та катнашты. Ул цифрлаштыруның юл хәрәкәте системасына йогынтысы турында сөйләде һәм кайбер яңалыклар белән дә уртаклашты.

Идарә башлыгы электрон машина йөртү таныклыкларының кайчан гамәлгә керәчәге турында да әйтте.

— Агымдагы елның 1 октябреннән машина йөртү таныклыгын «Дәүләт хезмәте. Авто» мобиль кушымтасы аша электрон рәвештә күрсәтүне гамәлгә кертергә планлаштырабыз, — диде ул. Әлегә бу үзгәрешне сынау рәвешендә тормышка ашырачаклар.

Аның сүзләренчә, хәзер электрон документны тулысынча законлаштыру өчен юл йөрү кагыйдәләренә төзәтмәләр әзерлиләр. Шулай ук хезмәтнең бөтен ил буенча, онлайн режимда да, интернетсыз да эшләсен өчен камилләштерәләр.


Фикер өстәү