Михаил Мишустин «Kazan Digital Week — 2023» катнашучыларын сәламләде

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин «Kazan Digital Week-2023» халыкара форумында катнашуыларны видео аша сәламләде. Билгеле булганча, халыкара чара 20-22 сентябрь көннәрендә «Казан Экспо»да уза.

Михаил Мишустин форумны тәҗрибә уртаклашу өчен нәтиҗәле мәйданчык дип атады.

– Сез бирегә җыелып Россия икътисадының технологик үсеш дәрәҗәсен күтәрү буенча фикерләр тәкъдим итәсез, – диде Михаил Мишустин. – Президент күп тапкырлар цифрлы трансформациянең һәр тармакны, предприятиене, социаль өлкәне, дәүләт һәм муниципаль идарә системасын үз эченә алырга, һәр кешенең һәм һәр гаиләнең тормышына керергә тиешлеген ассызыклаган иде.

Михаил Мишустин сүзләренә караганда, Россиядә хәзерге көндә 820 меңләп программист бар. Бу бер ел элек булган саннан 15 процентка күбрәк.


Фикер өстәү