«Масаеп, мактанып йөрер өчен эшләнгән игелекләр Аллаһы Тәгалә каршында тузан бөртеге дә тормый»

Яхшылык эшлә дә суга сал, ди халык. Адәм баласы гомер буе көченнән килгәнчә игелек эшләп, әҗер-савапка ирешергә тырыша. Яхшылыкны масаю, мактану өчен эшләүчеләр дә юк түгел. Моның өчен адәм баласын нәрсә көтә? Яныңа сәдака сорап килгән кешене борып җибәрергә ярыймы? «Рөстәм» мәчете имам-хатыйбы Исмәгыйль хәзрәт Биккинин шул сорауларыбызга ачыклык кертте.

– Динебез хәйрия, мохтаҗларга ярдәм итүгә нинди мөнәсәбәттә?

– Динебездә Аллаһы Тәгаләгә юнәлгән догаларыбыз, ураза, намазларыбыз гына түгел, җәмгыятькә, якын-тирәбезгә, туганнарыбызга мохтаҗларга күрсәткән фигыльләребез, гамәлләребез шулай ук эре савапка лаек булырга мөмкинлек бирә. Шуларның берсе – сәдака. Хәләл көч белән табылган малдан кешегә ярдәм итү ул. Кешегә ярдәм итү дә сәдака санала. Яхшы сүз, яхшы киңәш тә сәдака булып бара. Елмаюбыз да – сәдака. Сәдака, иң беренче чиратта, Аллаһ ризалыгы өчен бирелә һәм бу сәдака иң элек кешенең үзенә файда китерә. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: «Сәдака чыгару иманыгызның камиллегенә бер сәбәп булып тора», – ди.

– Еш кына кеше берәр зур гөнаһ кылса яки моңа кадәр бик күп гөнаһлар кылган булса, берәр яхшылык эшләргә, мохтаҗга ярдәм итәргә, хәйриячелеккә кереп китәргә тырыша. Шул рәвешле гөнаһлары кичерелер дип өметләнә. Болай уйлау дөресме? Хәйрия эшләп, гөнаһлар кичереләме?

Омар ибн Хәттап үзенең хаталары турында искә төшергән вакытта: «Мин нинди дә булса хата, гөнаһ кылсам, күңелем тынычланганчыга хәтле кешеләргә ярдәм итәргә, сәдака бирергә тырышам», – дигән. Сәдака – хаталарыбызны юкка чыгаруга бер сәбәпләрдән санала. Ләкин кеше шул ук сәдака бирүне, мәчет төзү, күпер салу кебек саваплы эшләрне, кешеләргә белем бирүне гөнаһларны кичерү сәбәбе итеп күрми. Ул моны күбрәк Аллаһ ризалыгы өчен эшли. Әмма күпләр моны кеше гөнаһларыннан арыну өчен эшли дип кабул итә һәм ялгыша. Пәйгамбәребез үзенең бер сәхәбәсенә: «Хаталарыңны изге эш, сәдака, мәрхәмәтлелек белән капла, аларны күп итеп җибәр», – ди. Чынлап та, кайчак шундый хаталар була: син кирәкле кешеләрне табып гафу да үтенә алмыйсың. Шуңа күрә кешегә, җәмгыятькә ярдәм итсәк, файда китерсәк, без аны Аллаһ ризалыгы өчен сәдака буларак эшләсәк, ул безнең хаталарыбызның кичерелүенә бер сәбәп булачак.

– Яныңа сәдака сорап килгән кешегә сәдака бирүдән баш тартсаң, бу гөнаһ саналамы?

– Юк, гөнаһ саналмый. Хәтта андый кешегә сәлам бирмәү дә рөхсәт ителә. Ник дигәндә, алар аны сиңа сәлам бирү өчен түгел, ә игътибарыңны җәлеп итеп, синнән сәдака сорар өчен эшли. Ислам динебездә хәтта мәчеттә, мәчет каршында хәер сорау тыела. Ник дигәндә, мөселман кешесенең үзенә карата абруе да булырга тиеш. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә кешеләрнең тыйнаклыгын, гадилеген мактый. Пәйгамбәребез бер хәдисендә: «Әгәр кеше бай булса, Аллаһы Тәгалә аның гадилеген ярата», – ди. Шул ук вакытта Аллаһы Тәгалә «Бәкарә» сүрәсендә: «Бар сезнең арагыздан шундый кешеләр, кайсылары Аллаһ юлына чыктылар һәм дә мал-мөлкәт кәсеп итәргә аларның мөмкинлекләре юк һәм алар үзләрен тыйнак, әдәпле тоталар, кеше өстеннән басып сәдака сорамыйлар», – дип ассызыклап әйтә. Урамнарда сәдака сорауны кәсеп иткән кешеләрне еш очратырга мөмкин. Аларга сәдака бирү тыела. Шул рәвешле син аларның ялкаулыгына, шушы гөнаһ гамәленә ярдәм иткән кебек буласың. Бик ярдәм итәсең килә икән, аларга ризык, йә булмаса, кием сатып алып бир. Эчкечелек, наркомания кебек начар гадәтләре булган кешеләр бар. Аларга акчалата ярдәм бирү аларны шушы гөнаһка чумдыру булып тора. Шуңа күрә аларга ризык белән яки дәваланулары өчен акча түләп ярдәм итү хәерлерәк булачак.

– Кайберәүләр, фәләнгә булыштым, ярдәм иттем, дип сөйләп йөри. Болай эшләү дөресме? Бу эшләгән изгелекләрнең әҗер-савабын киметмиме?

– Масаеп, мактанып йөрер өчен эшләнгән игелекләр, бирелгән сәдакалар Аллаһы Тәгалә каршында тузан бөртеге дә тормый. Шул уңайдан Аллаһы Тәгалә «Бәкара» сүрәсендә: «Кыя һәм ташлар өстендә яткан туфракны яңгырлар ничек юып төшерсә, сезнең мактануларыгыз һәм масаеп йөрүләрегез булган сәдакаларыгызны юкка чыгара. Үзегезнең сәдакаларыгызны мактану, масаю белән юкка чыгармагыз», – ди. Шуңа күрә без изгелекне иң беренче чиратта Аллаһы Тәгалә ризалыгы һәм үзебез өчен эшләргә тиеш. Асыл ниятебез дөрес булса, масаерга урын калмаячак. Әгәр кеше Аллаһы Тәгаләне беренче урынга куймаса, игелекле эшләре, кешеләргә күрсәткән ярдәмнәре масаю кебек килеп чыгарга мөмкин. Пәйгамбәребез андый кешеләр турында бер хәдисендә: «Сез үз косыгын ашаган эт шикелле булачаксыз», – ди.

– Хайваннарга ярдәм итү адәм баласын җәннәтле дә итәргә мөмкин, диләр. Бу сүзләрдә хаклык бармы?

– Пәйгамбәребез бервакыт елаган бер дөяне күрә һәм аның хуҗасына: «Синең дөяң шикаять кыла: хуҗа ашатмый, өстемә гаять авыр йөкләр куя, ди», – дип әйтә. Шул рәвешле Пәйгамбәребез аны малны вакытында ашарга, өстенә авыр йөкләргә салмаска кирәклеген кисәтә. Омар бин Габлегазиз вакытында халыктан сәдака һәм зәкят җыела, кешеләргә таратыла. Өйләнмәгән егетләр өйләнә, атланып йөрергә хайваны булмаганнарга мал сатып алалар, барча мал-мөлкәтне халыкка тараталар, кешеләргә йортлар төзиләр. Ләкин барыбер артык мал-мөлкәт кала. Шул вакыт Омар бин Габлегазиз тауларда булган кыяларга ярма таратырга, ашлыкларны чәчәргә әмер бирә.  Хайваннар да, кошлар да аннан ризыклансын дип эшләнә бу. Ислам диненең гаделлеге дә менә шунда чагыла. Кеше кеше турында гына түгел, бу дөньяда бер халиф итеп билгеләнгән зат – хайваннар, җәнлекләр турында да борчылырга тиеш. Аларга ярдәм итү дә савап санала.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү