Исмәгыйль хәзрәт Биккинин: Игелекне берни өмет итмичә эшләргә кирәк

Бер рәхмәт мең бәладән коткара, ди халык. Рәхмәтне ишетү рәхәт, кайчак әйтү генә кыен. Кешеләр арасында бер-береңә рәхмәт әйтү – гадәти күренеш анысы. Әмма еш кына рәхмәтнең иң зурысын кемгә әйтергә тиешлегебезне онытып җибәрәбез. Аллаһы Тәгаләгә шөкер итү кайчак күләгәдә кала кебек. Шул ук вакытта булганына шөкер итеп, рәхмәтле булып яшәүчеләр дә байтак. Рәхмәтнең көче нидә? Аның әҗер-савабы зурмы?

«Рөстәм» мәчете имам-хатыйбы Исмәгыйль хәзрәт Биккинин белән шул хакта сөйләштек.

– Рәхмәтнең көче нидә?

– Рәхмәтле булу – ислам динебездә мөһим гамәл. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә беренче аятен: «Шушы галәмнәрнең хуҗасы Раббысы Аллаһка мактауларыбыз булсын», – дигән сүз белән башлап җибәрә. Шушы «әлһәмдүлилләһ» дигән сүз мактау ягыннан да, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтне белдерү өчен дә әйтелә. Рәхмәт белдерү иң җиңел гыйбадәтләрнең берсе булып тора. Нинди генә изге эш булмасын – сәдакамы, намаз, хаҗмы, уразамы – шуның белән без Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләребезне белдерәбез. Сөенечле хәбәр ишетсәк, «әлһәмдүлилләһ» дип әйтеп куя алабыз. Бу күп көч таләп итми. Шөкер сәҗдәсе дә кыла алабыз. Кеше җәннәткә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән генә ирешә ала. Бу дөньяда кешеләргә рәхмәтле булу мал-мөлкәтебезне дә киметми. Киресенчә, бу кешегә ярдәм арта гына барачак. Игелекне ихлас күңелдән, моның өчен берни өмет итмичә эшләргә кирәк. Кеше безгә рәхмәт белдермәсә дә, күңелебез төшмәсен, чөнки без аны Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт йөзеннән эшлибез.

– Без кешегә рәхмәтле була беләбез, ләкин еш кына Ходай Тәгаләгә рәхмәт әйтергә онытабыз. Раббыбызга рәхмәт әйтмәү гөнаһ саналамы?

– Без кешеләргә рәхмәт сүзләре җиткереп торабыз. Чөнки алар безнең тормышыбызны алып барырга ярдәм итәләр. Шул ук вакытта без кешеләргә рәхмәтле булганда күңелебез Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булудан да ерак булырга тиеш түгел. Без аның биргән нигъмәтләренә шөкер итәргә тиеш. Пәйгамбәребез бер хәдисендә: «Әгәр Аллаһы Тәгалә кемгә дә булса иман хисе бирсә, шуннан ары да ул тормышына шикаять белдерсә, Аллаһы Тәгалә аның маңгаена «әл-фахр» сүзен язып куяр», – диелә. Ягъни ул күңел фәкыйрьлеге, мал фәкыйрьлегенә дучар булачак, канәгатьсезлек хисе аның күңелендә мәңге яшәячәк.

– Тормышы җайлансын, проблемасы хәл ителсен өчен, рәхмәт көндәлеге алып баручылар да очрый. Моның өчен аны кулдан тутырырга, көненә 100 рәхмәт сүзе язарга кирәк, дигән ышану яши. Бу уңайдан да фикерегезне белдерсәгез иде.

– Әгәр кеше үзенең көндәлегенә тормышында булган нигъмәтләр өчен рәхмәтләрен дә теркәп булса, артык булмас. Ләкин шушы рәхмәтләрне теркәү безнең тормышыбызда нигъмәтне үстерәме, юкмы икән? Монысына дәлил юк. Ләкин шунысы хак: ул безгә күңелебезне ачык тотарга ярдәм итә. Ләкин Аллаһы Тәгалә каршында безнең рәхмәтләребез «әлһәмдүлилләһ», «сөбһаналла» дию, зикер әйтү аша беленә. Пәйгамбәребез бер хәдисендә: «Кешенең әгъзалары бар. Аллаһ каршында рәхмәтебезне белдерү өчен, шушы әгъзалар исеменнән безгә сәдака бирергә яки изге эшләр эшләргә кирәк», – диелә. Әгәр тормышыбызда булган яхшы вакыйгаларны көндәлегебезгә теркәп калдырсак, аннары берникадәр вакыттан аларны укыгач, Аллаһы Тәгалә булган шөкер хисләребез үссә, бу очракта аның файдасы бар. Шул ук вакытта бу масаю булмаска тиеш. Мондый көндәлекләр яңа максатлар булдырырга, яхшы эшләргә илһамландырырга тиеш.

– Адәм баласы нәрсәләр өчен рәхмәтле булырга тиеш?

– Адәм баласы бу дөньяда яңа табыш, уңыш, булган сәламәтлек, исән-сау ата-анасы, нәселе, булган дәүләте – күңеленә хуш килгән бар нәрсә өчен рәхмәтле булырга тиеш. Әгәр кеше рәхмәтле, канәгать була белми икән, аңа үз өстендә эшләргә кирәк. Коръәнебездәге аятьләр дә бу дөньяда рәхмәтле булуның нинди мөһим мәсьәлә икәнен күрсәтә. Үз вакытында пәйгамбәребез төннәрен намаз укыган. Озак басып торганлыктан аның аяклары шешкән хәтта. Шулвакыт аның хатыны Гайшә анабыз: «Ярасулуллаһ, сиңа бит инде җәннәт вәгъдә ителде, хаталарың гафу ителде, син – Аллаһның пәйгамбәре. Ни сәбәптән син шулкадәр үзеңне җәфалыйсың, намазларда төннәрен басып торасың?» – дип сораган. Шулчак пәйгамбәребез: «Минем Аллаһ каршында шөкерле бәндәләрдән буласым килә», – дип җавап биргән. Шуңа күрә адәм дөньясы иң беренче чиратта Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булырга тиеш. Ул кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәү мөһим. Кешеләр каршында рәхмәтле булу, аларның хакларын үтәү, аларның хакларын кимсетмәү исә кешелек дөньясына рәхмәтле булуны күрсәтә.

– Рәхмәт капкасы нәрсә ул? Кеше өчен ул кайсы очракларда ябыла?

– Без мәчеткә кергән вакытта: «Яраббым, безгә үзеңнең рәхмәт ишекләреңне ач», – дип дога кылып керәбез. Рәхмәт ишекләре дигәндә, бу Аллаһы Тәгаләнең бәхетле тормышка юнәлүгә ярдәм итүе, изге эшләргә юл ачуы күздә тотыла. Хәзерге тормышыбызга һәм ахирәтебезгә җиңеллек китерә торган эшләрдә җиңеләйтеп җибәрү. Рәхмәт капкалары дигәндә без ахирәтне күз алдына китерергә тиеш. Аллаһы Тәгалә безгә бу дөньяны сынау, имтихан буларак барлыкка китерде. Кеше авырлыкта да, җиңеллектә дә сынала. Кешенең күз кабаклары ачык булганчыга кадәр, аның җаны бугазына килеп җиткәнче, кеше тәүбәгә килә, Аллаһы Тәгалә алдында гафу үтенә ала. Шул рәвешле бер ябылган рәхмәт капкалары аңа яңадан ачыла башлый. Бу мәсьәләдә без өметне өзәргә тиеш түгел. Коръәндә: «Аллаһы Тәгалә рәхмәтеннән өметегезне өзмәгез», – дигән юллар бар. Кеше бу дөньяда нинди генә хаталар кылса да, эчкерсез тәүбә китерсә, ул чакта, иншаллаһ, Аллаһның рәхмәт ишекләре ачылуга лаеклы булыр.

 

– Төрле бәла-казалардан котылганнан соң яки кеше тормышында берәр төрле шатлыклы вакыйга булса, ул кеше шөкер сәҗдәсен кылырга мөмкин. Кулларны күтәрмичә «Аллаһу әкбәр» дип әйтергә һәм сәҗдә кылырга кирәк. Сәҗдәдә чакта өч тапкыр «Сөбхәнә Раббиәл-Әгълә» дияргә. Сәҗдә бер тапкыр һәм сәламсез башкарыла.

– Әбү Бәкер хәбәр итүенчә, пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәллам яхшы хәбәрләр алган чагында шөкер сәҗдәсе кыла торган булган (Имам Ибне Мәҗә, «Камәт», 192).

Шөкер сәҗдәсе − мөстәхәб, әмма аны намаздан соң ук башкару мәкруһ була, чөнки белеме җитеп бетмәгән кешеләр бу сәҗдәне намазның бер өлеше дип уйларга мөмкин. Әлеге сәҗдәне, мәкруһ вакытлардан тыш, теләсә кайсы вакытта кылырга була.

    («Ислам дине нигезләре» китабыннан)

    Йәгез, бер дога!

Шөкрана догасы

«Әлхәмдү лиЛләәһи Раббил гәәләмиинә гәләә нигмәтил иймәән.

Әлхәмдү лиЛләәһи Раббил гәәләмиинә гәләә нигмәтил исләәм.

Әлхәмдү лиЛләәһи Раббил гәәләмиинә гәләә нигмәтил Куръәән.

Әлхәмдү лиЛләәһил ләзии җәгәләнәә мин үммәти сәййидил мүрсәлиин.

Үә нәшкүруһү гәләә мәә һәдәәнәә сәбиилә әһлил иймәәни үәл йәкыййн».

Мәгънәсе:

«Иман нигъмәтенә Аллаһка шөкер!

Ислам нигъмәтенә Аллаһка шөкер!

Коръән нигъмәтенә Аллаһка шөкер».

 


Фикер өстәү