Гамәлдән чыккан сертификат акчасын кайтарып буламы?

Узган Яңа елга матурлык салонына сертификат бүләк иткәннәр иде. Аның гамәлдә булу вакыты ярты ел гына булып чыккан, игътибар белән карамаганмын. Сертификатны кулланмаган очракта, алынган акчасын кире кайтарып буламы?

Зилә. Казан

«ВТ» юристы Булат Закиров җавап бирә:

– Закон нигезендә акчаны кире кайтарып була. Еш кына сатучылар сатып алучылар өчен төрле чикләүләр барлыгы турында әйтә. Әйтик:

– бүләк кире кайтарылырга яки алыштырылырга тиеш түгел,

– сертификатның гамәлдә булу вакыты тәмамланганнан соң аны файдаланып булмый,

– сертификат өчен акчаны кире кайтару мөмкин түгел.

Әмма бүләк ителгән сертификатны вакыты чыккан очракта да кибеткә кире тапшырырга мөмкин. Сатучының акчаны кайтарудан баш тартырга хокукы юк, бу РФ Граждан Кодексының 1102 маддәсе белән нигезләнә. Әгәр сезгә тиешле акчаны кайтармыйлар икән, Роспотребнадзор һәм судка мөрәҗәгать итә аласыз.


Фикер өстәү