Рөстәм Миңнеханов «Татар җыры» халыкара эстрада фестиваленең гала-концертында булды

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татар җыры» халыкара эстрада фестиваленең гала-концертын  барып карады. Тамаша «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында Илһам Шакиров исемендәге концерт залында узды.

Прологтан соң сәхнәдә беренче булып Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев чыгыш ясады. Концертта барлыгы 20дән артык музыкаль башкаручы гариза биргән биргән: Айдар Галимов, Эльмира Кәлимуллина, Гөлназ Асаева, Әнвәр Нургалиев, Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин, Иркә һ. б.

«Татар җыры» халыкара эстрада фестивале 1999 елдан бирле үткәрелә. «Татар җыры» фестиваленең беренче гала-концерты 2000 елда (1999 ел нәтиҗәләре буенча) биш көн дәвамында Г. Камал исемендәге театрда уздырылды. Фестивальнең максаты — быелгы татар эстрада җырын иң яхшы башкаручыларны билгеләү һәм бүләкләү. Премия тапшыру тантанасы гала-концерт вакытында уза. Фестивальнең рәсми бүләге — Алтын Барс статуэткасы . Фестивальнең оештыручысы — «Барс Медиа» компанияләр төркеме.

2023 елда Казанда фестиваль 24 нче тапкыр үткәрелә. Казаннан тыш, фестивальнең концертлары шулай ук Мәскәүдә (2011 елдан — 11 тапкыр) һәм Уфада (8 тапкыр) узган. Фестиваль уздырылган елларда барысы 720дән артык башкаручы һәм коллектив лауреат исемен һәм «Алтын Барс» статуэткаларын алган.


Фикер өстәү