Илһам Шакиров исемендәге “Татар моңы” халыкара телевизион бәйгесе башланды

2019 елның декабреннән Илһам Шакиров исемендәге “Татар моңы” халыкара телевизион бәйгесенә гаризалар кабул итү һәм бәйгенең сайлап алу турлары башланып китте. 20 мартка кадәр Татарстанда, Россия төбәкләрендә, чит илләрдә беренче сайлап алу турлары (читтән торып һәм “очный” формада) уздырыла. Бәйгедә 17дән 35 яшькә кадәрге башкаручылар катнаша ала.

Бәйге номинацияләре:

– “Җырчы-солист”.  Әлеге номинация өч юнәлешне: академик җыр, эстрада җыры, халык җырын үз эченә ала;

– “Уен коралы солисты”.

I сайлап алу турлары Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә, Казан дәүләт мәдәният институтында, И.Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятендә уздырылды. Татарстан Республикасы буенча I зона сайлап алу турлары үткәрелә: 18 гыйнвардан – Теләчедә, 19 гыйнвар – Буа, 24 гыйнвар – Әлмәт (музыка көллияте), 25 гыйнвар – Түбән Кама шәһәрендә (музыка көллияте). Февраль аенда I сайлап алу турлары Ульяновск шәһәрендә Мари Иленнән, Чувашстаннан килгән җырчылар катнашында, Оренбург өлкәсенең Әсәкәй авылында Самара өлкәсеннән килгән конкурсантлар катнашында узачак. Март аенда Уфа, Екатеринбург, Санкт-Петербург шәһәрләрендә сайлап алу турларын үткәрү планлаштырыла. Бәйгенең II туры 17-18 апрельдә Казан дәүләт мәдәният институтында була. III туры – 19 апрельдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Концертлар залында. Гала-концерт 21 апрельдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында үткәреләчәк. Беренче турда  (читтән торып уздырыла) катнашу өчен 2020 елның 15 мартына кадәр бәйгенең электрон почтасына (mailto:tm.ilham@mail.rutm.ilham@mail.ru), Ф.И.О., яшьне, әсәрләр атамасын һәм телефон номерын күрсәтеп, гаризалар, аудио яки видеоматериаллар җибәрергә кирәк.

Белешмәләр алу өчен телефон: +7(919) 690 04 22; 8(843) 277-19-81(91).

 

Безнең белешмә: яшь башкаручылар арасында “Татар моңы халыкара телевизион бәйгесе 2008 елдан бирле ел саен үткәрелеп килә. 2019 елда, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә, бәйгегә ТАССР халык артисты Илһам Шакиров исеме бирелде.

Бәйгенең максаты булып татар халык җырларын һәм татар композиторлары әсәрләрен пропагандалау, яшьләрне милли мәдәни кыйммәтләргә җәлеп итү, талантлы яшь башкаручыларны ачыклау һәм хуплау, аларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү тора.

Дистә ел дәвамында жюри рәисе – Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты, профессор, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреат Салават Фәтхетдинов.


Фикер өстәү