«Хәләл» дип язып кына эш бетми»: дин кушканча яшәү ничек була?

Әле моннан берничә дистә ел элек кенә хәләл дигәндә бары тик ризыкны гына күз алдына китерә идек. Баксаң, бу күпкә тирәнрәк, күпкә киңрәк төшенчә икән. Хәзер хәләл медицина, хәләл белем бирү, хәләл кием диюләренә дә аптырыйсы түгел. Шунысы да бар: хәләл юнәлеше мөселманнарга гына түгел, башка дин тарафдарлары өчен дә кызыклы. Хәләл – сыйфат билгесеме? Дин кушканча яшәү ничек була?

Төп шарт – алдашмау

Энҗе Хисамиева хәләл тәм-томнар пешереп сата. Биш вакыт намазын калдырмый, дин кушканча яши. «Бу миңа бәрәкәт китерә», – дип, ихластан куана ул.

– Мин үземә эшлим, Аллаһ кушканнарны да үти алам. Бу бит – искиткеч мөмкинлек! Хәзерге көндә намаз укучы кешегә эш табу, хәләл юнәлештә кәсеп итү мөмкинлекләре күп. Нәрсә соң ул хәләл? Хәләл ул – иң элек, алдамау, – ди Энҗе Хисамиева.

Тәм-том хәләл булсын өчен, «бисмилләһ» дип әйтү генә җитми, билгеле. Аның үз таләпләре бар, ди Энҗе.

– Тортларымның составына зур игътибар бирәм. Әйтик, «творожный сыр», каты сыр кулланабыз бит инде. Хәләл пешергән очракта аның «микробного происхождения» дигәненнән файдаланабыз. Шулай ук кармин дигән буяу кулланмыйбыз, ул хәләл түгел. Желатин, пектинның да хәләлен кушабыз.  Гомумән, минемчә, ризыкны нәрсә кушып пешерүгә бик талымлы булырга кирәк. «Хәләл торт» дип язып кына эш бетми. Әйтик, тортка шәраб рәсемнәре ясамыйм, ямьсез саналган язулар язмыйм. Кондитер кибетләрендә сыйфатлы һәм арзанлы продукция бар. Халык, билгеле, арзанлысына кызыга. Әмма сыйфат булсын өчен, бәягә дә риза булырга кирәк. Шөкер, минем тәм-томнарны сатып алучылар моны аңлыйлар. Мин кайчагында бизәү, язу өчен яисә тәм-томнарның граммнары артып китсә, өстәмә акча алмыйм, – ди Энҗе.

8436324 18.05.2023 Участницы XIV Международного экономического форума «Россия — Исламский мир: KazanForum» в выставочном центре «Казань Экспо». Фото могут быть использованы при наличии обязательной ссылки на источник. Алексей Майшев / Фотохост-агентство «РИА Новости»

Хәләл яшәү – «кайф»

Мәҗлесләр алып баручы Рамил Шәрәфиев әнә шулай ди.

– Хәләл яшәү рәвеше аны даими алып барганда ләззәт китерә. Бүген намаз укыдым һәм хәләл ашадым да иртәгә тормышымны элеккечә дәвам иттерәм дип уйларга ярамый. Аллаһы Тәгалә дә даимилекне сөя, – ди Рамил. – Әйе, күп кеше «картайгач намаз укырмын», фәлән-фәлән дип сәбәпләрен табарга тырыша. Үзебезнең дә аклану шундыйрак иде. Әмма хәләл тормыш юлына аяк баскач, намаз укый башлагач, Аллаһы Тәгалә үзе җиңеллек бирә, юлларын ача икән. Хәләл акча эшләү мөмкинлекләре дә җитәрлек. «Вакыт юк», «авыр» диючеләр – үзләрендә көч таба алмаучылар гына.

Рамил әйтүенчә, хәләл яшәү рәвеше модага да әйләнеп бара һәм бу сөендерә.

– Хәләл  ул – иң элек, ризык, якыннар белән аралашу. Әле күптән түгел генә шуңа бәйле вәгазь тыңладым. Хәләл аралашу – кешене рәнҗетмәү, аның хакына кермәү ул. Безнең бигрәк тә әти-әни белән аралашу хәләл булырга тиеш, – ди ул. – Казанда хәләл юнәлештә нидер эшләү бик җайлы. Адым саен хәләл туклану урыннары бар, кием-салымнарыбыз да тыйнакланды. Кызларның лак белән тырнак буяулары да кимеде.

Рамил хәзер хәләл мәҗлесләр генә алып бара. Моның шартлары нинди?

– «Хәләл мәҗлес» төшенчәсенең мәгънәсе киң. Беренчедән, өстәлдәге ризык хәләл булырга, табында исерткеч булмаска тиеш. Шулай ук мәҗлестә музыка да булырга тиеш түгел. Ир-ат белән хатын-кызлар аерым утырса хәерле, – дип аңлатты алып баручы. – Без исә әлегә күбрәк хәмерсез мәҗлесләр алып барабыз. Ләкин инде, шөкер, тулаем шәригатькә туры килерлек мәҗлесләр уздыручылар да арта. Монда инде бәйрәм күбрәк аралашуга корыла.

8435134 18.05.2023 Участница XIV Международного экономического форума «Россия — Исламский мир: KazanForum». Фото могут быть использованы на условиях, указанных в разделе медиабанка, посвященном Форуму. Светлана Шевченко / Фотохост-агентство «РИА Новости»

Хәләл матурлык

Энҗе Билалова гүзәл затларга хәләл ысул белән каш ясый. Үзе дә дин кушканча яшәргә тырыша.

– Хәләлнең бары тик уңай, ә хәрамның тискәре икәнен аңлаган хәлдә хәләл тормыш рәвеше алып бару кыен түгел. Кешенең һәрвакыт бу ике нәрсә арасында сайлау иреге бар. Бу мөселман өчен үзенең мәңгелек яшәү урыны итеп җәннәтне яисә җәһәннәмне сайлавына тиң. Җәһәннәмдә ни буласын белгәч, әлбәттә, хәрамга якын да киләсе килми, – ди Энҗе.

Хәләл ысул белән каш ясау нидән гыйбарәт соң? Энҗе сүзләренчә, ислам динендә каш йолку тыела. «Әмма мөселман хатын-кызларының да матур кашлы буласы килә бит. Бу очракта без төп каш формасыннан читкә чыгып торучы артык бөртекләргә махсус катнашма ярдәмендә аксыл төс кертәбез. Хәләл сертификатлары булган составлар белән генә эшлим. Ягъни су үткәрә торган. Бу тәһарәт алу өчен бик мөһим», – дип аңлатты ул.

Энҗе дә бүген «хәләл» төшенчәсе модада дигән фикердә. «Әмма чын мөселман өчен «хәләл» төшенчәсе «мода» төшенчәсеннән күпкә киңрәк мәгънәгә ия. Мода үзгәрә, ә хәләл гомерлек, ул үзгәрми. Ул – мөселманның асылы», – ди Энҗе.

Гомумән, матурлык индустриясендә хәләл ныклап тамыр җәеп бара, дисәк ялгышмабыз. Әйтик, хәләл ысул белән эпиляция ясау, хәләл массаж студияләре дә, фитнес-заллар да юк түгел.

Хәләл бизнес

Кайбыч районы Кошман авылында яшәүче Рушан Сайрановка бу сүз чит түгел. Ул экологик чиста һәм хәләл тавыклар (димәк, антибиотик, укол, гормоннарсыз) үстерә, хәләл тормыш рәвеше алып бара.

– Халыкта хәләл юнәлешкә карашлар төрле, хәзер бу тармакта төрлелек күп: хәләл коучлар да, хәләл тамадалар да, башкасы да бар, – ди ул. – Ислам финанслары ныклап торып эшләп китсен иде дип телим. Бу бик кирәк. Хәләл күңел ачу индустриясе да үсә.

Рушан Сайранов сүзләренчә, хәләл бизнес алып барганда кредит алмаска тырышу, килешүләрне үтәү, сыйфатлы продукция куллану һәм җитештерү, чисталык, пөхтәлек таләпләре өстенлек итә.

Аныңча, хәләл тормыш итү җиңел. Әмма читтән караучыларга алай тоелмаска мөмкин.

– Без үз юлыбызда Аллаһы Тәгаләдән җиңеллек сорыйбыз. Сүз дә юк, кырыйдан караганда, болай яшәү кыенрактыр. Чөнки билгеле бер чикләүләр дә бар. Әмма бездә җәмгыять шундый, шуңа күрә кайбер очракта аңлашылмаучанлыклар килеп чыга. Тик ул каршылыклар уңай якка үзгәрә. Аллаһы Тәгалә кушкан юл шул, син ул законнарга каршы килә алмыйсың, – ди Рушан.

 

Halal Life Style  ул –…

«Россия территориясендә 20 миллионнан артык мөселман яши, алар хәләл мәгариф, медицина, туризмга мохтаҗ. Бүген бик кирәкле юнәлеш».

Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе

«Хәләл ул әле казылык кына түгел. Мөселман бу дөньяга килгән икән, аның хәләл балалар бакчасы да, хәләл мәктәбе дә булырга тиеш. Бишектән алып кабергә кадәр без мөселманга уңайлы мохиттә яшәү мөмкинлеге тудырырга тиеш».

Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан мөфтие

«Хәзерге вакытта «хәләл» – ислам динен тотучыларның стандартлары гына түгел, ә продукциянең һәм күрсәтелә торган хезмәтнең сыйфат билгесе дә. Без хәзер бу юнәлешне үстерүгә бер адым ясыйбыз, Татарстан һәм ил халкын хәләл тормыш рәвешенә ияләштерәбез, безгә килүче мөселман туристлар санын арттырабыз, хәләл брендларны популярлаштырабыз».

Талия Миңнуллина, Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе 

 

 

Хәләл турында миф һәм чынбарлык

Дуңгыз ите түгел, димәк хәләл! Мөселманга шәригать буенча чалынмаган теләсә кайсы малның итен ашау рөхсәт ителми.
Ризыкка «бисмилләһ» дисәң, ул хәләл була. Хәләл булмаган ризыкка «бисмилләһ» дию аны хәләл ясамый. Әлбәттә, «бисмилләһ» сүзен ашар алдыннан әйтергә кирәк, әмма азык-төлекнең хәләллеген ризык табынга килгәнче үк кайгырту мөһим.
«Мөселман», «татар», «көнчыгыш» сүзләре язылган ризык – хәләл. Этикеткада андый сүзләрне еш күрәбез. Әмма хәләллекне бу гына раслый алмый. Еш кына мондый сүзләр куллану бары тик оста маркетинг алым
Авылдан килгән ит хәләл була. Бу – бик беркатлы ышану. Малның нинди шартларда үсүе, нәрсә ашавы, ничек чалынуын белергә кирәк.

 

 


Фикер өстәү