«Акча көтәбез инде»: мәгариф өлкәсенә бәйле программалар ничек тормышка ашырылачак?

Сыйныф җитәкчеләренең акчасы арта, чыгарылыш укучылары БДИны кабат тапшырып карый алачак. Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында мәгариф өлкәсендәге төп мәсьәләләргә тукталган иде. Алты ел эчендә илкүләм программалар ярдәмендә башлангыч мәктәптән алып вузга кадәрге барлык уку йортларын яңартырга җыеналар. Әлеге программалар ничек тормышка ашырылачак?

Ремонт

Президент Юлламада киләсе елдан балалар бакчаларын капиталь төзекләндерү программасы башланачагын әйтте. Әлеге биналарның күбесе совет чорында ук төзелгән. Шуңа күрә яңартмыйча булмый. Барлыгы 18,5 меңгә якын мәктәп ремонт көтә. 2030 елга кадәр илнең барлык төбәкләрендә дә әлеге проблеманы хәл итү күздә тотыла. Бакча һәм мәктәпләрне капиталь төзекләндерүгә 400 миллиард сумнан артык акча тотылачак.

Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының матбугат үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел «Мәгариф» илкүләм проекты кысасында республика, федераль программа кысасында 185 мәгариф объекты төзекләндереләчәк. Шул исәптән 51 мәктәп һәм 21 бакча.

Мәгариф һәм фән министрлыгында исә безгә быел республика программасы нигезендә 12 урта мәктәп, 32 мәктәп, 20 бакча, 94 мәктәп ашханәсе, 4 һөнәри уку йорты һәм техникумнарның 14 тулай торагы ремонтланачагын әйттеләр.

Әйтик, Кайбыч районының Кече Мәми мәктәбендә, Әлмәтнең 40 нчы,   Чүпрәле районындагы «Кояшкай», «Ивушка» балалар бакчаларында, Актаныш районының Такталачык авылындагы сәламәтлеге чикле балалар өчен интернат-мәктәптә төзекләндерү эшләре планлаштырылган. Әлеге акча республика бюджетыннан тотылачак.

Кайбыч районында 15 мәктәп, 10 бакча исәпләнә. Моннан тыш, 8 мәктәпкәчә төркем эшли. Районда көллиятләр юк.

Район мәгариф бүлеге башлыгы Илмас Хәмидуллин белдергәнчә, районда мәгариф оешмаларының күбесе яңартылган, төзекләндерелмәгәннәре аз.

– Төзекләндерү программалары бик кирәк. Балаларга җиһазландырылган, шартлары булган мәктәпләрдә уку күңеллерәк бит. Мәктәпләребезнең күбесе шәһәрнекеннән яхшырак. Әмма утыз ел элек ремонт ясалганнары барыбер таушалып тора. Шуңа күрә аның системасын булдырырга кирәк. Бер мәртәбә ремонтлап онытырга түгел. Күпмедер вакыттан соң тагын төзекләндерелсә, яхшы булыр иде, – ди ул.

Азнакай районының Сарлы мәктәбе 2025/2026 уку елында федераль төзекләндерү программасына кертелгән. Бүген унбер еллык мәктәптә дүрт авылдан 49 бала белем ала.

– Мәктәптә ремонт соңгы тапкыр 2013 елда үтте. Әмма хәзер тагын кирәк. Балаларыбыз бар бит, Аллага шөкер. Укытучылар җитә, – ди мәктәп директоры вазыйфасын башкаручы Минзилә Мөхәммәдиева. – Мәктәбебез зур булгач, кышын җылылык җитеп бетми. Диварларга буя тисә, матур бит. Авыл мәктәпләре дә шәһәрнекеннән ким булырга тиеш түгел. Белем сыйфаты буенча калышмыйбыз. Иң мөһиме, мәктәпләр бетмәсен.

БДИ

Чыгарылыш сыйныф укучыларына үз теләкләре буенча БДИдан бер фәнне яңадан тапшырып карау мөмкинлеген бирергә кирәк, диде Президент. Моны ул вузларда кабул итү кампаниясе башланганчы тапшырырга тәкъдим итте.

Укучылар арасында борчылу, каушау аркасында имтиханнарны уңышсыз биргән очраклар бар. Начар бирелгән имтихан ул – вузга юл ябык дигән сүз. Андыйлар сынауны бары бер елдан соң гына тапшыра ала. Владимир Путинның тәкъдимен укучылар да, әти-әниләр һәм укытучылар да бик сөенеп кабул итте. Чөнки бу карарны алар күптән көткән иде.

Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев белдергәнчә, июнь аенда бер фәннән бердәм дәүләт имтиханын кабат тапшырырга мөмкин. Вузга керү кампаниясе тәмамланганчы, укучылар яңа нәтиҗәгә өметләнә алачак. Тик шул ягы бар: имтиханны яңадан тапшырганнан соң, ике билгенең берсен сайлап булмаячак, чөнки беренче билге юкка чыгарыла.

Саба районының Тимершык мәктәбе укучысы Айлия Хаҗиева узган ел рус теле сынавыннан 100 бал җыйган иде. Бу уңайдан аның фикерен белештек.

– Минемчә, бу – мәктәп укучылары өчен яхшы мөмкинлек. Әгәр дә укучы берәр фәннән БДИны түбән баллга бирсә, ул тагын да тырышып әзерләнеп, имтиханны югарырак баллга бирә ала. Ягъни аның имтиханга әзерләнергә теләге туа. Шулай ук, имтиханны кабат биреп булачагын белгәнгә, стресс кичерми, нык борчылмый һәм БДИны куркыныч әйбер итеп кабул итми, – ди КФУ студенты Айлия.

Чирмешән районының Лашман мәктәбе директоры урынбасары, җәмгыять белеме укытучысы Илдар Мөбарәкшинның фикере башкачарак.

– Тырышып укыган укучы сынауны беренче тапкырдан ук яхшы бирә. Икенче юлы нәтиҗәсе начаррак була дип саныйм. Берничә генә баллга югары булырга мөмкин анысы. Мәсьәләнең икенче ягы бар: беренче имтихан нәтиҗәсе юкка чыгарылачак, – ди ул.

Аның кызы Алия дә быел БДИ тапшырырга җыена. Теләге – журналист булу. «Узган ел Чирмешәндәге лицейга күчкән иде. Безнең мәктәптә начар булганга түгел, башка сәбәпләре бар. Тырышып укый. Җәмгыять белеменнән үзем дә булышам», – ди укытучы әти.

Акча

Президент 2024 елның 1 сентябреннән мәктәпләр, көллиятләрдә директорларның тәрбия эшләре буенча киңәшчеләренә ай саен 5 мең сум күләмендә яңа федераль түләү кертергә тәкъдим итте. Моңа кадәр андый нәрсә юк иде. Бу тәрбия эшен киңәйтергә һәм югары квалификацияле белгечләрне җәлеп итәргә булышачак.

Юлламада Владимир Путин, 1 марттан халык саны 100 меңнән артмаган кечкенә шәһәрләрдә һәм торак пунктларда урнашкан мәктәпләрдә һәм көллият-техникумнарда белем бирүче сыйныф җитәкчеләренә һәм төркем кураторларына гамәлдәге федераль түләүне ике тапкыр арттырып, 10 мең сумга җиткерергә кирәклеген дә әйтте.

Хәйдәр Зәйнуллин Арча районының Кәче мәктәбендә берничә фәннән укыта. Моннан тыш, 7 нче сыйныф җитәкчесе дә әле ул. Укытудан тыш, башка вазыйфалары да җитәрлек.

– Акча арта дигәч, көтәбез инде. Сыйныф белән эшләү җайлы түгел. Аның җаваплылыгы күп. Сыйныфымда – 8 бала. Әгәр тагын да күбрәк булса, нишләр идек икән? Әти-әниләр, балалар белән дә аңлашып эшләргә кирәк бит. Моңа кадәр сыйныф җитәкчеләренә игътибар җитмәде. Биш мең сум түли башлагач кына, караш яхшырган кебек тоелды. Өстәмә ярдәм – сөенеч бит ул, – ди ул.

Кеше акчасын санарга ярамый. Әмма сорамыйча кала алмадык. 32 ел стажы булган Хәйдәр Зәйнуллин 30 мең сум хезмәт хакы ала. Билгеле, бу акчага гына тормыш алып барып булмый. Шуңа күрә башка эш тә табарга да туры килә. Берничә мәгариф оешмасында шашка, шахмат түгәрәкләре дә алып бара ул.

– Эшкә йөрү өчен юл чыгымнарына 6 мең сум китә. Акчасы күп булмаса да, хезмәтемне яратам. Район мәктәпләрендәге балаларны шахмат, шашка ярышларына әзерлим. Әзерләгәч, нәтиҗәсен күрәсе килә. Күрсәткеч булсын өчен исә тырышып эшләргә кирәк. Менә шулай йомык система буенча йөрибез, – ди ул.

Сан

2024 елның 1 мартына булган мәгълүматларга караганда, республикада  13137 сыйныф җитәкчесе әлеге түләүне алачак.

 


Фикер өстәү