«Лидерлар халыкларны сугыш сукмагына нәкъ менә шуның өчен алып чыгарга җыена да инде..»

Укучылар гафу итсеннәр, автор тагын моннан ундүрт ел элек «Ватаным»да басылган «Вампирлар» дигән язмасына әйләнеп кайта һәм шул язмадан цитата китерә: «… капиталистик җәмгыять тә үзенә табут капкачын кадаклаучыны көтә башлады. … вәхши системаның ялган пәрдәсе күзләрдән алыну белән, аның тарафыннан изелгән миллиардлар алдында: «Инде нишләргә?»  дигән хәлиткеч сорау килеп басачак. Әлбәттә, бу сорау бөтен кискенлеге белән куелганчы, кешелек җәмгыяте тетрәндергеч фаҗигаләр, кискен югалтулар кичерәчәк, ачлыктан, сугышлардан, бертуктаусыз дәвам итеп торучы террор һөҗүмнәреннән, эпидемияләр һәм табигать бәла-казаларыннан күпләр, бик күпләр баш салачак, капитализмның паразит табигате, аның үсеш мантыйгы кешелек җәмгыятен глобаль катастрофага китереп терәячәк».

Хәзер, әйдәгез, Путинга сүз бирик. «Әмма Көнбатыш элитасы халыкара эшләрдә бүгенге гаделсезлекне саклап калырга хыяллана. Алар йөзләрчә еллар буе корсакларын – кеше каны белән, ә кесәләрен акча белән тутырырга күнеккән. Ләкин алар канэчкечләр мәҗлесенең тәмамланып килүен аңларга тиеш». Кремль лидеры бу сүзләрне моннан бер атна элек журналист Дмитрий Киселев белән әңгәмәсе вакытында әйтте. Фикерләрдә никадәр тәңгәллек, әйтерсең Кремль спичрайтерлары безнең «Ватаным Татарстан»ны карап бара. Ләкин куанырга ашыкмыйк. «…канэчкечләр мәҗлесенең тәмамланып килүе» дигән фраза әйтергә генә җиңел, чынлыкта бик авыр һәм фаҗигале финиш көтелә. Автор тагын бер нәрсәне искәртә: Путин элиталарның корсакларын кеше каны белән тутырулары турында әйткәндә, туры мәгънәдә сөйли, шыттырмый да, Эзоп теле белән дә әйтми.

Бу язмада мин «мәҗлес»нең тәмамлану этабына керүенең билгеләре хакында сөйләшергә телим. Моннан нәкъ дүрт ел элек Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы рәсми рәвештә пандемия башлануын игълан итте дә без өйләргә бикләндек. Пандемиянең ясалма рәвештә китереп чыгарылган вирус нәтиҗәсе икәнен хәзер бик күп рәсми каналлардан ишетергә була. Аңа каршы ясалган вакциналарның сәламәтлек өчен куркыныч булуын да әйтү тыелмый. Россия вакцинасының «әтисе» академик  Гинцбург Көнбатышта ясалган  Pfizer һәм  Moderna мРНК вакциналарының тромблар барлыкка китерүләре һәм йөрәк ялкынсынуына илтүләре хакында рәсми белдерүләр ясый. Көнбатышта үлем коэффициентының кискен сикерүен дә күпләр шуңа бәйли. Канэчкеч элиталарның пандемияне этеп мәйданга чыгаруы һәм аны мәҗбүри вакциналаштыру белән көчәйтүе глобаль капитализмның буш хәрәкәтләр ясавына бәйле иде. Коронавирус пандемия генә түгел, икътисадый түнтәрелеш тә китереп чыгарды, шуның зыкымы хәзер «бөек кризис»ны көчәйтә һәм яңа түнтәрелешкә әзерли. Һәм без «яңа пандемия» турында шау-шуга юлыгабыз. Монысының тагын да көчлерәк булачагын фаразлыйлар. Юк, ниндидер бер журналистлар түгел, үзен дөнья хуҗасы дип санаган һәм мәгълүматлы затлар сүз куерта бу хакта. Дөрес, соңгы вакытта пандемия темасы арткарак чигерелеп, зур сугыш мәүзугы алга этелә.  Путин яңа гына Россия белән НАТО конфликтыннан Өченче бөтендөнья сугышына бер адым гына калачагын әйтте.

Сугыш беркемгә дә һәм бернигә дә кирәкми үзе. Аны ясалма рәвештә көн тәртибенә этеп кертәләр, чөнки без яшәгән икътисадый система дәвалап булмаслык чирле. Чирнең билгеләре тормышның барлык тармакларында да күзәтелә: бурычлар болытларга килеп терәлде, күчемсез милек базары бөтен дөньяда зур җимерелү этабында, җитештерелгән технологик продукция бернигә дә ярамый, техноген катастрофаларга китерә. Яңалыкларны күзәтеп барсагыз, дөньякүләм атаклы Boeing компаниясе самолетларының әле ишекләре төшеп калуын (чөнки болтлары яхшылап беркетелмәгән), әле шассилары эшкә яраксыз икәнен, әле пилот кәнәфиенең очучыны артка алып ташлап, самолет белән идарәдән мәхрүм итүен, яисә башка куркыныч җитешсезлекләр турында ишетер идегез. Боларның барысының да сере бик гади: компания, акча кызганып, эшкә квалификациясез белгечләр җәлеп иткән, сыйфатсыз технологик материаллар кулланган… «Ни өчен акча кызганалар?» дигән сорау кызыклы. Процент капиталына нигезләнгән икътисадта акча җитештерүгә түгел, бурычлар түләүгә китә башлады. Фикерне ике хәбәр белән нигезлик. Немец фармацевтика гиганты  «Bayer»ның бурычлары аның бәясеннән артып китте, чөнки ун ел эчендә концернның кыйммәте биш тапкырдан да күбрәккә кимеде. Икенче төрле әйткәндә, биржада компаниянең акцияләре чүпкә әйләнә, ә процентлы бурычлары үсә.

Россия икътисадчыларының бер исәпләвен мисал итеп китерик. Бүген 16– 19 процент белән ипотека алучылар (өстенлексез ипотеканың бәясе шундый) 20 ел эчендә 4 фатир бәясе түлиләр. Ничек уйлыйсыз: түли алмасалар, алар нишләячәк? Я коллекторлар белән сугыш сукмагына басачак, я муенына элмәк салачак. Глобаль икътисад бүген шундый хәлдә. Лидерлар халыкларны сугыш сукмагына нәкъ менә шуның өчен алып чыгарга җыена да инде. Канэчкечләр мәҗлесе төгәлләнер төгәлләнүен, әмма аны канлы туй белән тәмамларга телиләр.

Проблеманың тагын бер катлаулы ягы шунда: вазгыять табигать катаклизмнары белән катлаулана. Минем алда Америка Хәрби Һава көчләре белгечләре китергән бер мәгълүмат. «Җирнең магнит кыры, – диләр алар, – үз көченең 40 процентын югалтты. Бу акыл, эмоциональ һәм физик сәламәтлеккә начар тәэсир итә. Һәм иң мөһиме: планетаның полюслары алышыначак. Полюсларның алышынуы шарның әйләнешен капма-каршыга үзгәртәчәк. Бу хакта без «Ватаным»да унике-унөч еллар тирәсе элек «Кояш көнбатыштан чыкса» дигән язма биргән идек. Әмма язманы укучыларны юата торган сүзләр белән төгәллим: бу катаклизм булганчы, Җирдә гаделлеккә корылган социаль система тантана итәчәк.  Язманы укучыларның исән кала алганнары ул системада яшәр әле.

 


Фикер өстәү