Риман Гыйлемханов: Гарьләндем мин аның өчен…

Быел тавыш бирергә сайлауның беренче көнендә үк бармакчы идек. Оныгыбыз Кәрим: «Мине дә алыгыз әле!» – диде.

– Без бит иртүк барабыз, улым, ә синең иртәнге сигезгә үк мәктәпкә китәсең бар.

– Алайса, әйдә, шимбә көнне барыйк, – ди бу.

Ун яше дә тулмаган балага нәрсәгә инде бу сайлау?

Үзем шулай дип уйлыйм, шул ук вакытта баланың ниндидер зур вакыйга көткәнен дә сизәм.

Бардык без тавыш бирергә. Кәрим теләгәнчә, шимбә көнне бардык.

Бюллетень алдык та: «Кемне сайлыйбыз соң, улым?» – дигән булам.

– Путинны, конечно.

– Мә алайса, менә бу шакмакка берәр билге куй!

Кәрим аптырап калды: «Син нәрсә, дәү әти, миңа унсигез тулмады бит әле, закон нарушать нельзя», – ди.

«И-и, улым, бигрәк иртә өлгергәнсең бугай инде», – дип башыннан сыйпыйм.

Икенче көнне әтисе белән дә сайлауга барып кайтты Кәрим. Дөрес, бина эченә кереп тормаган, әтисенә тавыш бирү бүлмәсен ничек табарга икәнен өйрәтеп, урамда калган.

Балачакта без дә сайлауны көтеп ала, өлкәннәр белән бергә бәйрәм итә идек. Ул көнне клубта «авыл үзешчәннәре көче белән» зур концерт та була иде. Анда да катнаштык. Сәхнәдә биш-алты бала тезелеп басып:

Бабай, сиңа ничә яшьтер,

Миңа тула унсигез.

Сайлауларда катнашабыз,

Икебез дә бертигез…» –

дип каравыл кычкырып җырлаулар бүген дә хәтердә әле. Укытучы апа кычкырып җырларга кушкач, шул хәтле акырганбыздыр, күрәсең, бездән яшелле-зәңгәрле тавышлар чыга иде. Әмма авыл халкы һәрвакыт гөрләтеп кул чапты.

Хәзер заман башка, кешеләр дә икенчерәк кебек. Бәлки, миңа гына шулай тоеладыр, бүгенге кешеләр дә ил кайгысы, ил шатлыгы белән яшидер. Шуңа ышанасы килә. Әмма… Бу сайлау алдыннан да сайлау участогы комиссиясеннән ике ханым өй борынча йөреп, халыкны барладылар. Безгә дә килде алар, әмма бер фатир хуҗасы: «Без катнашмыйбыз», – дип, тегеләрнең борын төбендә ишеген ябып куйды.

Дөресен әйтим, гарьләндем мин аның өчен. Каян килгән аңа бу кадәр битарафлык, ваемсызлык? Юкса, тормышлары да җитеш. Русның мәшһүр язучысы, талантлы сатирик Михаил Салтыков-Щедрин: «Ил, кешеләр язмышына битараф булганнардан да куркыныч зат юк» дигәнрәк сүзләр язып калдырган.

Быелгы сайлау ил халкының бердәм булуын күрсәтте, дип шатландык. Илгә авырлык килгәндә, куркыныч янаганда туплана белү әйбәт инде ул. Ә тыныч вакытта без нинди булырга тиеш? Һаман сугыш-чуалышлар көтеп кенә яшәргә микәнни? Кем икәнен оныттым инде, әлеге дә баягы акыл ияләренең берсе Җир йөзендә хыянәт, үтерү-сугышларны нәкъ менә ваемсызлык тудыруы турында әйтеп калдырган. Мин бу сүзләр сайлауда катнашмаулары турында мактанып йөрүчеләр колагына кермәс микән дип язам. Андыйлар үзләрен сәяси җитлеккән, кыю кеше дип саный һәм «сайлау дип йөргән булалар шунда, безнең өчен күптән сайлап куйганнар инде…» кебек сүзләрне уңга-сулга чәчеп йөрү алар өчен берни дә тормый. Андыйлар турында үземнең дә: «Йөргән булалар шунда», – дип әйтеп куясы килә.

Бу көннәрдә сайлау хакында сүзләр бик күп булды. Мине Россия Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Элла Памфилова китергән кайбер саннар сискәндерде. Президент сайлау кампаниясе башланган көннән алып безгә карата 12 миллион киберһөҗүм оештырылган. Кемнәр тарафыннан? Үзләрен «демократия өлгесе» санаган Америкадан һәм Көнбатыш Европа илләреннән. Шул ук илләрнең җитәкчеләре ирекле, азат җәмгыять турында сөйләнеп йөргән булалар тагын.

Оныгым Кәрим миннән сайлауның тагын кайчан буласын сорады.

– Сиңа нәрсәгә ул?

– Тизрәк үсәсе килә, дәү әти, – диде.

Кәрим үзен шушы илнең тулы хокуклы гражданы итеп тоясы килә дип әйтми. Күңеленә андый уйлар керергә башы яшь әле. Әмма илдә әледән-әле зур вакыйгалар барганын сабый күңеле белән сизә ул һәм шунда катнаша алуы белән горурлана да кебек.

Сайлау – дәүләт сәясәтенең бер юнәлеше, аерылгысыз бер өлеше һәм аңа тыкшынырга берәүнең дә хакы юк. Ә менә үз илебездә халык язмышы, киләчәгебезгә бәйле олы вакыйгаларда катнашырга хакыбыз бар. Хәер, бу хак кына түгел, олы бер бурыч та әле.

 


Фикер өстәү