Марат Кәбиров: Полиция атылып керде дә, кулларны артка каерып, идәнгә сузып салды

Бер мәлне авылдан ит китерделәр. Сыерныкын. Арт саны белән бергә кабыргаларын да сораган идек. Кыш көне генә җайлы ул, беркадәр туңган, җилләгән була. Ә җәй көне алай түгел. Өстәвенә кискәләп тә тормый гына алып килгәннәр.

Кыскасы, моны эссе җәй көнендә фатирда тураклап, суыткычка тутырырга кирәк. Өйне пычратасы килми хәзер, хатынның да өйдә чагы түгел. Үзенә җыештырырга туры киләчәген белсә, ир-аттан да пөхтәрәк җан иясе булмый. Ир кеше бит ул хәтта ашаган тәлинкәсен юып куюны да зур эшкә исәпли. Чынлап та шулай, тәлинкәңне юып куясың, кулларыңны сөртәсең һәм кашыгыңның юылмыйча калганын күрәсең. Анысын юсаң, тагын нәрсәдер калган булып чыга. Кухняның үз холкы бар аның һәм һәрвакыт хатыныңның кадерен белдерер өчен тырышадыр, шуңа күрә гел сиңа аркылы эшлидер кебек тоела.

Кухня өстәлендә аз гына торган арада да теге итнең сүле агып, өстәлгә тамчылый башлады. Һәм мин ике дә уйламыйча, моны ваннага илтеп салдым. Алъяпкыч киеп, зур пычак тотып, ит турарга кереп киттем. Башта кабыргаларны эш итәргә кирәк. Алары канлырак та, җайсызрак та. Кискәлим инде хәзер боларны. Әзер булган калҗаларны коридорда торган зур табакка ыргытам. Пөхтә булырга тырышсам да, каны да, вак кисәкчекләре дә чәчри инде тирә-якка. Көн дә эшләп өйрәнмәгән эшне беркайчан да пөхтә итеп ерып чыгып булмый торгандыр. Кыеграк чапкан чакларда, бик яман итмичә генә сүгенеп тә алам. Барыбер файдасы тими. Кайбер сөякләрен бәләкәй пычкы белән өзәм, кайберләрен балта белән чабарга туры килә. Ваннада тавыш болай да яңгырый, ә монда шап та шоп килеп тора барысы да. Идәнгә куеп чапкач, аскы каттагы күршеләрнең түшәмендәге люстралар селкенеп торадыр инде.

Чынлап та шулай булган бугай. Бер мәлне ишектә кыңгырау шалтырый. Мин аны-моны уйламыйча барып ачам. Чынлап та аскы каттагы күрше хатыны. Өлкән яшьтә инде ул, шуңа кыяфәте күзне сөендерерлек түгел. Тавышы да яман. Холкы да. Хәзер ул исәнләшеп тә тормастан, мине гаепләп кычкыра башлаячак, дөньядагы бер сүзне дә калдырмыйча сукрана-сукрана беркадәр җанны кимергәч, үз эшеннән тулысынча канәгать булып, Берлинны алган кыяфәттә төшеп китәчәк…

Тик алай булып чыкмады. Күрше хатыны, мине күрүгә, бик яман кычкырырга дип ачкан авызы турында тәмам онытып тынып калды да күзләрен шарга әйләндерде. Күзләре чынлап та өреп кабарткан шар шикелле зурая барып, маңгай тирәсенә шуыша башладылар. Ул сулыш алырга тукталып куйды, тик авызын тагы да зуррак ачудан уза алмады һәм агачка әйләнгән аякларында артка чигенә башлады. Мин аны авырып киткәндер, «ашыгыч ярдәм» чакырырга кирәктер дип, фатир эченә борылып, карашым белән телефонны эзләгән арада, ул, фырт итеп, күздән югалды. Бары тик баскычлар мәйданчыгында аның саңгырау тавышы гына эленеп калды.

Мин кабат эшкә тотыныр алдыннан көзгегә күз салдым да бер мизгелгә тукталып калдым. Кыяфәт бик гүзәл түгел икән. Беләкләргә кадәр канга баткан, хәтта маңгай тирәсендә дә кызыл таплар, ит кисәкчекләре чәчрәгән. Ә алъяпкычны инде әйтеп тә торасы түгел. Ярый инде, юасын юармын, рәте калмаганын чүп савытына ташлармын.

Беркадәр вакыт үтүгә, ишектә тагын кыңгырау шалтырады. Мин барып ачтым. Полиция формасы кигән кешеләрне генә абайлап калдым, алар атылып керделәр дә кулларны артка каерып, идәнгә сузып салдылар. Мин ни икәнен төшенеп өлгергәнче, алар хәлне аңлап алдылар. Сак кына ычкындырдылар…

Күрше хатыны бая, минем кыяфәтне күргәч, полиция чакырган булган. Кемнедер үтереп, тураклап ята икән дип уйлаган. Көлештек азактан. Шулай да хәтерем калды. Күршең турында шул дәрәҗәдә түбән уйда булу – бик начар күренеш. Үтергән кешеләрне үз фатирымда тураклап ятарга ахмакмыни инде мин…

 


Фикер өстәү