«Яңа алым уйлап таптык»: Фәннәр академиясе яшь галимнәргә ничек ярдәм итәчәк?

Өлкәннәргә – алмаш, галимнәргә матди ярдәм кирәк. Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының Татарстанның Фәннәр академиясендә узган күчмә утырышы әнә шундый хәл ителмәгән мәсьәләләр барлыгын искә төшерде. Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнехановның утырышның күп өлешен алып торган чыгышы тагын нәрсәләр турында иде соң?

Иң элек яңа президент академия алдында торган бурычлар турында искә алды. Беренче чиратта фән, технологияләр, инновацияләр юнәлеше икътисадның реаль секторы һәм фәнни берләшмәләр белән үзара нәтиҗәле эшчәнлек алып барырга тиеш. Икенче бурыч – кызыклы тикшеренүләрне, уйлап табуларны акчалата куәтләп торган даими матди система булдыру. Өченчесе – фәнне популярлаштыру, дүртенчесе – фәнни-технологик үсеш буенча илкүләм рейтингта уңай күрсәткечләргә ирешү (2022 елда Татарстан икенче урынга менгән иде, моңа кадәр бишенче урынны биләде).

Рифкать Миңнеханов билгеләп үткәнчә, үсешкә киртә булып, фәнни хезмәткәрләрнең арта бара торган уртача яше тора.

– Яшьләрне җәлеп итү, өлкәннәрне дә рәнҗетмичә кадрлар мәсьәләсендә баланс булдыру өчен, яңа алым уйлап таптык. Бу – Фәннәр академиясе профессоры исеменә конкурс. Академия профессорлары  ул актив, 50 яшькә кадәр фән докторлары, фәнни казанышлары булган кешеләр, – дип аңлатты Фәннәр академиясе президенты. – Фәннәр академиясе әгъзасы булыр өчен, димәк, яшь кандидатка үзен академия профессоры вазыйфасында сынап карарга кирәк булачак.

Академия президенты әйткән тагын бер яңалык: Татарстанда галимнәр, сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләрне берләштергән уртак бизнес-киңлек булдырылачак. Мондый мәйданчыкны булдыру Татарстанда расланган фәнни-технологик үсеш программасы кысасында планлаштырыла. Рифкать Миңнеханов белдергәнчә, югары уку йортларын, технопаркларны, сәнәгать зоналарын һәм предприятиеләрне цифрлы форматта берләштерү планлаштырыла. Шул рәвешле проектлар, тәкъдимнәр өчен уртак платформа барлыкка киләчәк.

Максат-бурычлар белән беррәттән авырткан җирләргә дә төртеп күрсәттеләр. Милли кадрлар әзерләү мәсьәләсенә бәйле иде ул. Хәзерге вакытта татар филологиясе һәм тарих юнәлешләре өчен милли кадрлар әзерләү кыенлаша башлады. Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Айнур Тимерханов шулай дип белдерде.

Айнур Тимерханов әйтүенчә, бүген татар филологиясе һәм тарих юнәлешләрендә белем алган студентларны аспирантурага җәлеп итү эше дә авыррак бара.

– Бу юнәлешләрдә аспирантурага милли кадрлар әзерләү кискенләшә башлады. Сер түгел, илдә татар филологиясе һәм тарих юнәлешендә эшләп килгән бүлекләр инде ябыла, бу юнәлешләрдә белем алган студентларны аспирантурага җәлеп итү дә кими. Бу – җитди проблема, – диде ул. – Болай барса, берничә елдан соң урта буын галимнәр, алмаш калмаячак та. Алар бит хәзер пенсия яшендә булучыларга алмашка килергә әзер торырга тиеш.

Фән, алгарыш дия-дия, гуманитар өлкәнең күләгәдә кала баруы берәүгә дә сер түгел. Кем әйтмешли, сорау булмагач, ихтыяҗы да…


Фикер өстәү