Татарстанда халык уен кораллары җитештерү остаханәсе барлыкка килергә мөмкин

Казандагы Үзәк универмаг (ЦУМ) бинасында ачылачак халык сәнгать кәсепләре һәм һөнәрләре үзәгендә халык уен кораллары җитештерү остаханәсе ачу планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында республика мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.

Әлеге остаханә-лабораторияне үзәкнең бер мәйданында ачарга җыеналар.

— Халык сәнгать кәсепләре һәм һөнәрләре үзәгендәге мәйданнарның берсендә милли уен кораллары ясау буенча эксприменталь остаханә ачарга ниятлибез. Әлеге остаханәдә тальян, курай, думбра, гөслә, ятаган, дәф кебек уен кораллары җитештерү күз уңында тотыла, — дип сөйләде министр. — Моннан тыш, Татарстан Фәннәр академиясе белән берлектә республикадагы осталар турындагы мәгълүмат базасын яңарту да планлаштырыла.


Фикер өстәү