«Оятка калмас өчен, имтиханга әзерләндем.»: әти-әниләр бердәм дәүләт имтиханын бирде

Рольләр үзгәрде: бала урынында – әти-әниләр.  Кичә Татарстанда  «Бергәләп тапшырабыз» акциясе үтте. Әти-әниләр тарих фәненнән бердәм дәүләт имтиханын бирде. Казандагы 139 нчы гимназиягә Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да килгән иде. Оятка калмас өчен, ул да ялларда  сынауга әзерләнгән.

Кулларында – паспорт. Артык бер әйбер дә алып керергә ярамый. Әти-әниләрнең телефоннарын бер тартмага җыйдылар. Металл эзләгеч  аша кергәндә, берәүнең чалбар каешының тимере чыңлады. Әти кешегә аны салырга туры килде. Нишләтәсең, тәртибе шундый.

– Куркуның әсәре дә юк. Ни өчен дигәндә, без, спортчылар, күптән чыныккан инде. Кичә төрле биремнәр эшләдем, – ди «УНИКС» командасы уенчысы Артур Вилданов. Алар Владислав Державин белән спортчы буларак килгән. Тик май аенда үзләренең дә имтихан тотасылары бар. Тарихтан түгел, башка фәннәрдән. Егетләр Казанның 5 нче лицеенда белем ала. Укып бетергәч, менеджмент юнәлешен сайламакчылар.

Ирина Лазареваның улы быел мәктәпне тәмамлый. Үзе музыка дәресләре укыта. «Балалар имтиханга кергәндә бик дулкынлана бит. Менә шуны тоярга дип килдем. Аннан улыма барысын да сөйләячәкмен», – диде Ирина Лазарева.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Динар Бариев 2007 елда БДИны укучы буларак тапшырган. Ә бүген ул – башка рольдә. Ул чакта тарихтан ничә балл җыйганын оныткан инде. Билгегә күчерсәң, «4ле»лек. Тарих, җәмгыять белеменнән сынаулар биреп, юристлыкка укырга кергән.

– Ул вакыт белән чагыштырганда, күп әйберләр үзгәрде. Шуңа күрә белемемне тикшерү миңа кызык. Дулкынлану бар. Әзерләнмәсәм дә, балларым яхшы булыр дип өметләнәм, – ди Динар Бариев.

Илсур Һадиуллин сынау алдыннан акциянең  асылын аңлатып үтте.

– Имтихан турында төрле фикерләр бар. Шуңа күрә кайбер әти-әниләр аңлап та бетермәскә мөмкин. Максатыбыз – тагын бер кат БДИ үткәрү ысуллары, аның мәгънәсе белән таныштыру. Әти-әниләр ул-кызларының ничек итеп имтихан бирүен үзләре кичереп караячак. Куркыныч әйбер юк. Психологик ярдәм мәктәптә ел дәвамында алып барыла, – диде министр.

Катлаулы булганмы? Имтиханнан соң министр үз фикерләрен әйтте. Илсур Һадиуллин белдергәнчә, бер кешене дә куып чыгармаганнар. Бернинди шпаргалка да тапмаганнар, димәк.

– Оятка калмас өчен, ялларда тарихтагы төп вакыйгаларны искә төшердем. Имтиханга әзерләндем. Журналистлар: «Һадиуллин үзе балаларны имтиханны яхшы бирергә өнди, ә үзе берни белми», – дисә, бик күңелсез бит, – диде министр, берни яшермичә. – Тугыз сорауның берсе хәрби операциягә бәйле иде. Биремнәр илдәге вакыйгаларга карап  үзгәрә. Курск сугышы, аның этапларына кагылышлы бирем бар иде. Сораулар – мәктәп белеме дәрәҗәсендә. Җавап бирмәслек бер әйбер дә юк.

Сан

Быел республикада 11 нче сыйныфны – 14 мең,  ә 9 нчы сыйныфны  46 меңнән артык укучы тәмамлый. Тарихтан имтиханны 2800  укучы сайлаган.

 


Фикер өстәү