«Озакка сузылачак»: Татарстанда язгы ташуга бәйле вазгыять нинди?

Татарстанда язгы ташуга бәйле вазгыять әле куркыныч түгел. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең кризислы ситуацияләр үзәге җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Андрей Елизаров матбугат очрашуында хәбәр итте.

– Татарстанда гидрологик хәл нормада. 2023 елның җәйге-көзге чорында ташуга әзерлек эшләре башкарылды. Моның өчен 988 миллион сум тотылды. Әмма быел башка еллардан аермалы буларак, кар күп яуды. Республикада аның биеклеге уртача 61 сантиметрны тәшкил итте. Әлегә елгалар ачылмады. Без язгы ташуны апрельнең икенче яртысында булыр дип көтәбез, – диде Андрей Елизаров.

Белгеч фикеренчә, ташуның ничек булуы һава торышыннан һәм карның нинди тизлектә эрүеннән торачак. Әгәр кинәт кенә җылытып җибәрсә, Гөбенә, Кәрлә, Бөрсет, Кече Чирмешән елгалары күтәреләчәк.

– Без ташуны контрольдә тотарга тырышабыз. Моның өчен вакытлыча гидропостлар эшли башлады. Шулай ук 88 оператив төркем эшләячәк, күктән дә күзәтеп торачакбыз. Техника да әзер, – ди Андрей Елизаров.

Белгеч әйтүенчә, сулыкларда боз тыгылу ихтималы булган 61 урын бар.  Бозлар өелеп, суга комачау итмәсен өчен, республиканың 23 районында елгаларны чүп-чардан чистартканнар. Ә менә боз шартлату эшләре кирәклеккә карап хәл ителәчәк. Алдан хәстәрен күрүчеләр дә бар. 15 районнан боз шартлатырга дип гариза килгән инде.

Су баскан очракта, республиканың 8 торак пунктына юллар өзелергә мөмкин. Болар – Буа районының Бәбки, Арча районының Кәче, Нурлат районының Үрнәк, Яңа Чишмә районының Архангел бистәсе, Теләчедә Екатериновка, Югары Осланда Куралово, Биектау районының Байкал һәм Тимофеевка авыллары.

Йортларына су керсә, 40 мең кешене сыйдыра торган 158 вакытлыча тору урыны әзерләнгән.

Әлегә республикада һава торышы сөендерә. Көндезләрен бераз җылытып җибәрә, төнлә суыта. Шунлыктан кар, эреп, җиргә сеңеп бара.

Редакциягә кунакка килгән халык синоптигы, Балтач районының Яңгул авылында гомер итүче Әмир Шәрәфиевкә дә быелгы ташуга бәйле сорауны биргән идек. Ул артык борчылмаска кушы. Аның күзәтүләренә ышансаң, су артык күтәрелмәс төсле. Әмма синоптик кайбер урыннарны су басар дигән фикердә.

– Быел туң юк. Кар әкренләп эреп, сеңеп бара. Яз озакка сузылачак. Су җиргә китәргә тиеш. Өч ел инде туфрак коры иде. Уҗымнар өчен дымның күп булуы яхшы инде ул, – ди Әмир абый. – Авылга кара каргалар да килде. Әмма алар әле оя корырга җыенмый. Алар көннәр җылытканны көтә. 21 марттан соң әкренләп җылыта башлый инде.

 

САН

 Су күтәрелгән очракта республикада 220 торак пунктны, ягъни 13636 кеше яшәгән йортларны су басачак дигән сүз бу. Елгалар ярларыннан чыкса, социаль әһәмияткә ия 10 объект, 30,2 чакрымга сузылган 47 юл мәйданы, 22 күперне су басачак. Тимер юллар, агу складлары, сәнәгать калдыкларын саклау урыннары, үләт базлары, су корылмаларына куркыныч янамый.

 


Фикер өстәү