Марат Кәбиров: «Сабый чакта җаныбызда яралган шул рәхмәт хисе күңелләребезне бүген дә яктыртып яшидер»

Моң кайвакыт чүлмәктән дә чыга икән. Кечкенә чуен чүлмәк ул, төбе учка сыярлык кына. Иске сарайны сүткәндә, идән сайгаклары астыннан килеп чыкты да сискәнеп куйдым. Бала чагым белән очрашкан шикелле тоелды.

Ник икәнен сораганым булмады, мин әнине – «әни», дәү әниемне «әнкәй» дип йөртә идем. Кечкенәдән шулай өйрәткәннәр инде. Бу шулкадәр табигый, бөтен кешенеке дә шулай булырга тиештер шикелле тоела иде бугай. Үзем белән бергә уйнаган малайларның кайберсеннән: «Ә синең әнкәең кайда?» – дип сораштырганым әле дә истә. Һәм аларның җавабын ишеткәч: «Кара әле, ул әнкәен «әби» дип йөртә!» – дип аптыраганымны да хәтерлим. Малайлар киресенчә: «Аның ике әнисе бар, шуңа әтисе юк», – дип, минем хәлне үзләренчә аңлыйлар иде. Әтиле балага да әниләре якынрак була микән, иптәш малайларның кайберләре: «Сиңа рәхәт, синең әниең икәү», – дип көнләшеп тә куялар.

Ә миңа чынлап та рәхәт иде. Әнинең яшь, көчле чагы булгач, бөтен гомере эштә үтә. Ул фермада эшли, аннан кайта да урманга китә. Я утын әзерли, я печән чаба. Ул заманнарда колхоз сарыкларына туйра, кычыткан, печән әзерләү дә бар. Кайчагында малчыларга да чөгендер кишәрлеге бүлеп бирәләр. Урманчылык та әледән-әле эшкә чакырып тора, агач утыртырга, миллек-себерке бәйләргә, печән чабарга куша, хәтта имән чикләвеге белән каен бөресе дә җыйдырталар. Тагын әллә нәрсәләр килеп чыга… Бер сүз белән әйткәндә, иртә яздан кара көзгә кадәр эш бетми торган иде. Шуңа мин гел әнкәй карамагында калам. Ә баланың баласы балдан да татлырак була. Һәм мин әнә шундый балдан татлы кеше булып гомер итәм.

Әни дә ярата инде, район үзәгенә барган саен, кәнфит-печенье ише тәм-том төяп кайта. Бергәләп чәй эчәбез дә, ул тәм-томны «кунак килсә» дип шкафка алып куялар. Бөтен малайларның да мондый тәм-томын яшереп тоталар, алар өйдә кеше юк чакта эзләп тә карый, тапсалар, мул гына өлешен урлап, икенче җиргә яшерәләр. Мин төгәл беләм инде, шулай итмәгән бер генә малай да юк. Кайберләренә үзем дә эзләшкән бар. Тапкан гына юк. Ә минеке һәрчак иректә. Мин кайда нинди тәмлүшкә ятканын һәрвакыт белеп торам. Беркем дә яшерми. Яшермәгәч, урлыйсы да килми. Иң якын дуслар кергәндә, әнкәйдән сорап алам. Ул кызганып тормый, рәхәтләнеп сыйланабыз. Иптәш малайлар көнләшә. Мин шатланам, ике әни булу – байлык инде ул.

Кинога барасы булса да акча сорап этләнәсе түгел. Биш тиенлекләрнең кайда икәнен мин беләм. Анда әллә ничә тапкыр кино карарлык, әллә күпме перәннек алырлык, әллә ничә «кильки» консервасына җитәрлек акча бар. Җитмәсә, әнидән дә, әнкәйдән дә сорап алырга була. Мин хәтта әнинең хезмәт хакы һәм әнкәйнең пенсиясе кайда икәнен дә беләм. Тотып, чутлап та караганым бар. Тигәнем генә юк. Аларына тияргә ярамый. Кирәкми дә инде. Бөтен нәрсә үз ихтыярыңда булгач, урлашасы киләмени? Ул акчаны минем әнигә эшләгәне өчен бирәләр икән бит. Шуңа мин дә өйдә булса да эшләргә тырышам. Бәбкә саклыйм, бозау имезәм, кечкенә уенчык чиләкләр белән су ташыйм, кибеткә чыгам. Шулай иткәч, теге акчалар минем хезмәт хакым кебек тоела.

Ләкин малайларны иң кызыктырган нәрсә чүлмәк иде. Кайчан гына килеп керсәк тә, анда һәрвакыт ниндидер тәмле әйбер пешә. Я каз өйрәсе, я пылау, я бәлеш. Ит, бәрәңге, кишер, суган кебек нәрсәләр салып, чүлмәктә пешкән ризыкны бездә чүлмәк бәлеше дип йөртәләр. Төрлесе була инде. Һәм алар һәрвакыт тәмле була. Ул чорда халык мал асраса да, ит бик иркен булмый торган иде. Итле ризыкны кунак килгәндә, көтүче кайтканда, утын-печән китерткәндә генә пешерәләр. Анда да саллырак калҗаларны «кеше алдына», өлкәннәр табынына куялар, бала-чагага калдык-постыгы гына эләгә. Шуңа да безгә бик тәмле тоелгандыр инде. Без рәхмәт әйтәбез, ризыкны мактап туя алмыйбыз. Өстәвенә әнкәй дә, малайларның мактавына җавап итеп:

– Тылсымлы чүлмәк бу, балам, – дип, серле елмая, – мичкә генә куясың да, үзе пешерә.

«Тылсымлы» дигән сүзне ишеткәч, хәтта минем дә күз маңгайга менә. Югыйсә әнкәйнең ашарга әзерләгәнен дә күргәнем бар бит инде. «Чынлап та шулайдыр ул, югыйсә һәрвакыт тәмле булмас иде», – дип уйлыйм. Ә малайлар көнләшә. Кайберләре: «Берәр көнгә генә биреп тор әле», – дип сорый. «Безнең мичтә генә пешерә ала ул, читкә китсә, тылсымы югала», – дип алдашам мин. Саранлык та бар инде бераз, чынлап шулайдыр кебек тә тоела. Ә бер мәлне чүлмәк юкка чыкты. «Шушында гына куйган кебек идем бит, әй, бу хәтернең юклыгы», – дип зарланып йөрде әнкәй. «Син тимәдеңме, берәрсенә биреп җибәрмәдеңме?» – дип тә сорады. Әрләмәде алай. Бер-ике көннән дус малай «табып бирде». Ул алып киткән булган икән. «Бездә чынлап та эшләми, – дип зарланды соңыннан, – Әллә ничә тапкыр мичкә тыгып карадым. Берни дә пешермәде». «Аның серен әнкәй генә белә», – дип сөендем мин. Ә чүлмәк кабат тылсымлыга әйләнде, безне татлы ризыклар белән сыйлап торды.

Бер мәлне без үсә төштек, офыклар киңәйде, дөньяда ризыктан да татлырак нәрсәләр барлыгы ачыкланды. Әнкәй дә олгайды. Теге чүлмәкнең дә тылсымы беткән кебек булды, ә көннәрнең берендә ул бөтенләй юкка чыкты, онытылды, хәтта булмагандыр да шикелле тоела башлады. Әгәр сарайны сүткәндә килеп чыкмаса, мин аның барлыгын да искә төшерә алмас идемдер.

Ниндидер җайлы урынга туры килгән ул. Шул чактагы кебек сакланган. Хет хәзер мичкә кертеп утыртсаң да нәрсәдер пешереп бирер шикелле. Тик алай булмас шул инде. Мич тә юк хәзер. Әнкәй дә, әни дә юк. Ике әнинең берсе дә юк. Балачак та юк. Чүлмәк кенә бар, ул гына тылсымын югалтмаган бугай. Аның эчендә татлы сагыш кайный кебек. Якты парлары татлы моң булып күңелгә тула. Никадәр кадерле балалар булганбыз бит әни-әбиләребез, әти-бабайларыбыз өчен. Аларның мәхәббәте гади генә чүлмәкне дә тылсымга әйләндергән. Ризыкларыбызны – татлы, тормышыбызны якты иткән. Бәлки, сабый чакта җаныбызда яралган шул рәхмәт хисе күңелләребезне бүген дә яктыртып яшидер.

Бар дөньямны онытып, шул чүлмәкне тотып басып торам. Бераздан ул чылана башлый. Тып-тып… тып… тып… Яңгыр тамчылары бугай ла ул… Балачактан килеп яуган яңгыр…

Марат Кәбиров

Фото: «Татар-информ»


Фикер өстәү