12 май көне тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара шәфкать туташлары көне

12 май Халыкара шәфкать туташлары көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне нәкъ менә шәфкать туташларының эшен беренчеләрдән булып оештыручы Флоренс Найнтингейл туа. Ул Кырым сугышы вакытында солдатларга ярдәм итә.

Россиядә шәфкать туташларының эше беренче тапкыр Петр I заманында оештырыла. Ул вакытта алар башлыча хәрбиләргә ярдәм күрсәтәләр. Әмма бөек полководец вафат булганнан соң, шәфкать туташларының эше туктала. Бары XIX гасырда гына аңа янә ихтыяҗ туа башлый. Бүген исә медицина учреждениеләрендә әлеге кешеләрдән башка эшчәнлекне күз алдына да китерү авыр.

Татар теле

1769 елның 12 маенда Екатерина II Казан гимназиясендә татар телен укытырга рөхсәт итә. Аның боерыгы белән гимназиянең беренче татар теле укытучысы итеп Сәгыйть Хәлфин билгеләнә. Гимназиядә татар телен укыту тәҗрибәсенә нигезләнеп, ул әлифба яза. Бу хезмәтне мәктәп укытучылары тикшерәләр һәм аңа югары бәя бирәләр. 1778 елда бу хезмәт Мәскәүдә басылыпчыга. Татар басма әлифбасының тарихы шушы китаптан башлана.

Казан консерваториясе

1945 елның 12 маенда Казанда консерватория ачыла. Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе Россиянең иң танылган музыка вузларының берсе. Аны Урта Идел буе республикалары һәм Урал буе республикалары өчен югары квалификацияле музыкантлар: педагоглар, башкаручылар, композиторлар, музыка белгечләре әзерләү үзәге буларак оештыралар. Нәҗип Җиһанов композитор, педагог, татар операсын башлап җибәрүче, консерваториягә нигез салучы.

Яңа фильм

1975 елның 12 маенда ил экраннарына Сергей Бондарчукның Михаил Шолохов романы буенчатөшерелгән «Они сражались за Родину» фильмы чыга. Анда Бондарчук үзе, Василий Шукшин, Вячеслав Тихонов, Юрий Никулин төшәләр. Картинада 1942 елның июле тасвирлана, авиация һәм танклар катнашында күпсанлы баталь сәхнәләртөшерелә. Бер ел эчендә фильмны 40 миллионнан артык кеше карый.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү