23 декабрь тарихта ниләр белән истә калды?

75 ел элек (1947) СССР Югары Советы Президиумы «1 гыйнварны ял көне итеп игълан итү турында» указ чыгара 

Әйтергә кирәк, 1 гыйнвар   ял һәм бәйрәм көне булып 1898 елдан ук саналган.  Совет власте, барлык гореф-гадәтләрне юкка чыгарып, 1929 елда Яңа елны да бәйрәм итәргә кирәк тапмаган. Бәхеткә, алты елдан соң ук Иосиф Сталин бәйрәмне кайтарырга рөхсәт биргән. «Правда» газетасының 1936 елгы беренче номерында аның фотосы белән «Яңа ел белән, иптәшләр, Ленин-Сталин байрагы астында яңа җиңүләр белән!» дигән  котлавы басылып чыга. Әмма 31 декабрь белән 1 гыйнвар  элеккечә үк эш көне булып кала. Бары тик 1947 елда гына  бу көн ял һәм бәйрәм булып игълан ителә.

Россия Хәрби һава көчләренең ерак авиациясе көне

1999 елда Россия Хәрби-Диңгез көчләре баш командиры боерыгы белән билгеләнә.

1914 елның 23 декабрендә император Николай II указы белән дүрт моторлы авыр бомбардировщиклардан торган беренче эскадра оештырыла. Ул Россиядә генә түгел, дөньяда да беренче була.

Хәзерге вакытта ерак авиация коралланышында Ту-160, Ту-95МС стратегик ракета йөртүчеләре, Ту-22М3 ерак бомбардировщиклары, Ил-78(М), Ан-30Б самолетлар-ягулык салучылар махсус самолетлары, Ан-12 һәм Ан-26 транспорт самолетлары, Ми-8 һәм Ми-26 вертолетлары тора.

Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәт көне (Ростехнадзор)

Һөнәри бәйрәм хезмәт коллегиясенең 2006 елның 4 августында кабул ителгән карары белән билгеләнә.

Бу көнне 1719 елда Петр I указы белән Россиядә тау-руда эшләрен алып баруны контрольдә тотучы беренче орган – Берг-коллегия оештырыла. Соңыннан Тау департаменты һәм Фабрикалар инспекциясе, шулай ук Котлонадзор оештырыла.

Совет заманының беренче елларында тау күзәтчелеге, шулай ук сәнәгатьтә эшләрнең куркынычсызлыгын күзәтү оешмасы төрле министрлыкларга тапшырыла. 1992 елның ноябрендә Россиянең Федераль тау һәм сәнәгать күзәтчелеге оештырыла. Ведомство берничә тапкыр яңартыла һәм исемен үзгәртә.

2004 елның маенда РФ Президенты указы белән технологик күзәтү һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәтләр базасында Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәт оештырыла.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 

 

 


Фикер өстәү