23 декабрь тарихта ниләр белән истә калды?

Яңа ел бәйрәме

72 ел элек (1947) СССР Югары Советы Президиумы «1 гыйнварны ял көне итеп игълан итү турында» указ чыгара. Әйтергә кирәк, 1 гыйнвар ял һәм бәйрәм көне булып 1898 елдан ук саналган. Совет власте, барлык гореф-гадәтләрне юкка чыгарып, 1929 елда Яңа елны да бәйрәм итәргә кирәк тапмаган. Бәхеткә, алты елдан соң ук Иосиф Сталин бәйрәмне кайтарырга рөхсәт биргән. «Правда» газетасының 1936 елгы 1 номерында аның фотосы белән «Яңа ел белән, иптәшләр, Ленин-Сталин байрагы астында яңа җиңүләр белән!» дигән котлавы басылып чыга. Әмма 31 декабрь белән 1 гыйнвар элеккечә үк эш көне булып кала. Бары тик 1947 елда гына бу көн ял һәм бәйрәм булып игълан ителә.

Днепр өчен көрәш

76 ел элек (1943) Бөек Ватан сугышында Днепр өчен көрәш тәмамлана. Дөнья тарихында иң зурлардан саналган бу сугыш 1943 елның 26 августында башлана. Фронт сызыгы 750 чакрымга кадәр сузыла. Ике яктан анда 4 миллионга якын солдат катнаша. Бу сугышта бик күп батырлыклар кылына. Ун меңнәрчә совет солдаты орден һәм медальләр белән бүләкләнә. 47 генералга, 1123 офицерга һәм 1268 сержант белән солдатка Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Кораллы Көчләр музее

100 ел элек (1919) Россия Федерациясе Кораллы Көчләре үзәк музее төзелә. Аны төзү идеясе 1919 елның 23 декабрендә пәйда була. Башта аңа Югары Сәүдә рәтләрендә (ГУМ) берничә бина бирелә. 1927 елда Кызыл Армия үзәк йортына күчерелә. 40 елдан соң архитекторлар Борис Бархина һәм Николай Гайгаров проектлары буенча музейның үз бинасы төзелә. Аның фондында 800 меңнән артык экспонат саклана. 2019 ел йомгаклары буенча Россиядә бу музей иң күп кешене җәлеп итүче булып санала. Андагы экспозицияләрне 450 мең кеше караган, шуларның 90 меңе – чит илдән.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү