Саклан, ут капмасын: кызыл автобуслар януда кем гаепле?

Соңгы вакытта өч маршрут автобусы янды. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк. Ут капкан «МАЗ»ларның барысы да – бер заводныкы. Хәзер инде янгынның сәбәбен ачыклыйлар. Җитештерүче заводтан да махсус комиссия килеп караячак. Әлегә Казан АТПларындагы бар автобуслар тикшерү үтә. Бу хакта «Татар-информ»да узган очрашуда журналистларга сөйләделәр.

– Автобусларның хезмәт итү вакыты 10 ел булса, быел без 8 еллыкларны да яңага алыштырган идек. 73 автобус алдык. Янган өч автобус АТП-2 һәм АТП-4 оешмаларына карый. Әлегә янгынны электр җиһазларыннан чыккан дип уйлыйбыз. Җитештерүчеләр белән дә элемтәгә кердек. Алар да янгын сәбәбен ачыклый. 31 декабрьгә кадәр барлык маршрут автобуслары тикшерү үтә, алардагы янгын сүндерү җайланмалары, җылыткыч вентиляторлары алыштырыла. Шул сәбәпле пассажирларга кайбер автобусларны озаграк көтәргә туры киләчәк. Аңлауларын сорыйм, – диде Казанның транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков.

Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов исә автобуслар белән булган хәл өчен халыктан гафу үтенде.
– Була торган хәл. Тормыш бит бу. Кайчак автобуслар туктамый яки пассажирларны түләмәгән өчен төшереп тә калдыралар. Әлбәттә, мондый очраклар безне бизәми. Болай эшләргә ярамый! Тик ут кабуга автобус йөртүченең дә, кондукторның да пассажирларны салоннан чыгара алуы, вакытында ярдәм күрсәтүе мактауга лаек. Югалып калмаганнар бит. Әмма җаваплылык кимемәскә тиеш, – ди министр. – Иске автобуслар яңасына алыштырылып тора. Техниканы һәрвакыт карап тору таләп ителә. Башка беркайчан да яну очраклары булырга тиеш түгел. Бергәләп эшләсәк, без моңа юл куймабыз.

Быел бер мәктәп автобусы юл фаҗигасенә очраган. Бәхеткә, зыян күрүчеләр булмаган. Аларның инде һәркайсы күзәтү астында икәнен беләбез. Министр да, иртәбез мәктәп автобусын йөртүчеләрдән килгән хисап белән башлана, ди.

Беркемгә дә сер түгел – автобус йөртүчеләр юл кагыйдәләрен еш боза. Кайчак бер-берсе белән куышалар, кайчак ишеген япмыйча чабалар, ныклап тотынып бармасаң, егылуың ихтимал. Автобусларның «усаллык»ларын ЮХИДИ хезмәткәрләре белә.
– Автобуслар катнашында зур аварияләр Казан, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләрендә күзәтелә. Пассажирларны йөртүче транспортлар һәрдаим күз уңында. Шәһәрара автобус йөртүчеләр дә тикшерелә, – диде Татарстан буенча эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов.

Башка шәһәрләргә автобус йөртүче 376 пассажир оешмасы тикшерелгән. Берсенең Казаннан Алабугага гына рөхсәт картасы булган. Тик ул Чаллыга да пассажирлар ташуын дәвам иткән. Күптән түгел Алабугага кайтучы яшүсмерне автовокзалга кертмичә, юл буенда төшереп калдырган. Йөртүче быел гына да 3 тапкыр җәзага тартылган. Аңа 900 мең сумга якын штраф салынган.
– Юлга чыгучылардан бары тик автовокзаллардан китүче транспортка гына утыруыгызны сорыйбыз. Заказ белән пассажир ташучыларга рөхсәт юк, – ди Дамир Бикмөхәммәтов.

Сүз уңаеннан, Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре исә бәйрәм ялларында халыкка уттан сакланырга киңәш итә. Узган ел Яңа ел бәйрәмнәре вакытында 131 янгын очрагы теркәлеп, 11 кеше һәлак булган. Бу чорда янгын чыгу сәбәпләрен дә атадылар. Болар – исерек булу, җылыткыч җайланмалар куллану, куркынычсызлык таләпләрен үтәмәү. Коткаручылар пиротехниканы сак кулланырга куша. Аларны махсус кибетләрдән генә сатып алырга, җиргә ташлагач, шартламады дип, якын килмәскә кушалар. Инде хәзердән Татарстан Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре белән рейдлар башланган. Яңа ел көнне 2 мең хезмәткәр кизү торачак. Балаларның каникулы башлану хакында да искә төшерделәр. Бу чорда аеруча ут белән сак булуны сорадылар.

Татарстанда соңгы 11 айда пассажирларны йөртүчеләр аркасында килеп чыккан юл һәлакәтләре 20 процентка кимегән. Бу вакыт аралыгында 121 авария теркәлгән. Аларда ике кеше һәлак булган, 139ы имгәнгән. Автобуслар катнашында 102 авария теркәлеп, бер кеше үлгән, 117 кеше тән җәрәхәтләре алган. ЮХИДИ хезмәткәрләре җәмәгать автобусларында 30 меңнән артык кагыйдә бозуларны теркәгән. Инспекторлар транспорт төзек булмаган өчен 5 меңнән артык беркетмә төзегән. 13 очракта йөртүчеләрнең исерек булулары, 16сында машина йөртү таныклыгы булмавы ачыкланган.

Янгын куркынычсызлыгы режимы кертелгән вакытта штраф бәяләре дә арта. Исегезгә төшерәбез: янгынга каршы махсус режим чорында кагыйдәләрне бозган очракта гражданнарга – 4–5 мең сум, вазыйфаи затларга – 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр штраф каралган.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Фото: 16.mchs.gov.ru


Фикер өстәү