Илшат Фәрдиев: Һәр кешене кайгыртып, һәр кешегә энергия биреп эшлибез!

2022 нче ел Татарстанда цифралаштыру елы дип игълан ителде. Цифралы ягъни мәгълүматны анализлауга нигезләнгән ай-ти технологияләр бүген икътисадның барлык тармакларына да үтеп керде.  Энергетика бу җәһәттән искәрмә түгел.

  «Сетевая компания» җәмгыятендә ай-ти технологияләрне үстерү буенча эшләр инде 2000 нче еллар башыннан бирле дәвам итә. Алар электр челтәренә яңа төр җиһазлар урнаштыруда да, компания кирәк-яраклары өчен программа продуктларын үстерүдә дә чагылыш таба килде. Компаниянең быелгы уңышлары һәм киләчәккә планнары турында аның генераль директоры Илшат Фәрдиев белән сөйләштек.

 Илшат Шәехович, сөйләшүне котлаудан башлыйм әле. Быел сезнең компания сакчыл җитештерү буенча бронза медаль алды.  Япония белгечләреннән мондый югары бәя алу – зур казаныш. Моңа ничек ирештегез?    

– Безнең предприятиедә 2014 нче елдан бирле “Сакчыл җитештерү” системасы эшләп килә. Ул “Тойота инжиниринг” компаниясе тәҗрибәсенә нигезләнә. “Сакчыл җитештерү” — чыгымнарны киметеп, ресурсларны тагы да нәтиҗәлерәк файдалану, эш процессларын  камилләштерүне үз эченә алган менеджмент системасы. “Сетевая компаниядә” бу процессларга һәр хезмәткәр җәлеп ителгән. Һәркем үзенең тәкъдимен кайдзен рәвешендә формалаштырып, ул хупланган очракта моның өчен әле премия дә ала. 2021 нче елның 10 ае буенча, безнең хезмәткәрләр керткән тәкъдимнәр барлыгы 125 миллион сум акчаны янга калдырыр дип көтәбез. Бу шактый зур экономия.

“Тойота” җитәкчелеге “сакчыл җитештерү” менеджментын өлге итеп алган оешмаларда аудит уздырып, аларга алтын, көмеш я булмаса бронза дәрәҗәсен бирә. 2012 һәм 2018 нче елларда мондый аудит-тикшерүләр бездә дә узды. Дөрес, беренче нәтиҗәләр сөендерерлек булмады. Ләкин тырышкан табар, ташка кадак кагар дигәндәй, әлеге халыкара стандартлар буенча эзлекле эшне ташламадык һәм бүген бу карар үзен тулысынча аклады.

Быел Алабуга электр челтәрләрендә “Тойота инжиниринг”  системасы критерийлары буенча кабат «Энергия» җитештерү системасының нәтиҗәлелеге бәяләнде. Аудиторлар корпоратив күрсәткечләрне яхшырткан эш процессларының зур үзгәрешен ассызыклады. Аудит нәтиҗәләре буенча “Тойота инжиниринг” безгә бронза дәрәҗәсен бирде. Бу көтелгән һәм зур җиңү.

Компаниянең президенты Тосио Харакири безгә ачыктан-ачык “Сетевая компания” бүген Татарстан гына түгел, ә Россия күләмендә эшләүче предприятиеләрнең дә борынына чиртте дип белдерде. Без баксаң дөнья күләмендә “Тойота” бронзасын яулаган беренче электр челтәре компаниясе икән. Монын белән ничек инде горурланмыйсың? Безнең максат хәзер көмеш һәм алтын дәрәҗәләрне яулау.

– Электр челтәрләре хуҗалыгы илдә совет елларында ук формалашкан. Ул цифралаштыру революциясенә ни дәрәҗәдә әзер?  

– Без цифралаштыруны үзмаксат итеп куймыйбыз. Ул беренче чиратта кулланучылар ихтыяҗын канәгатьләндерергә ярдәм итүче корал. Аның ярдәмендә электр белән тәэмин итүнең сыйфатын яхшыртырга, утны сүндереп тору күрсәткечен киметергә һәм тергезү вакытын кыскартырга, электр белән тәэмин итүгә икътисади нигезле тариф кертергә мөмкин.

Республиканың электр челтәре комплексын цифралаштыруны  планлы рәвештә башкару өчен 2014 нче елда “Сетевая компания”дә юл картасы эшләнде. Ул подстанция һәм җиһазлар алыштыруны автомат рәвештә эшләргә мөмкинлек бирүче база булдыруны күз уңында тота. Мәсәлән Казан, Чаллы кебек халкы, социаль әһәмияткә ия объектлары, аз машина сыйдырышлы автомобиль юллары күп булган шәһәрләрдә автомат режимда эшләүче Smart Grid системасы («Акыллы челтәрләр») урнаштырыла. Авария килеп чыга калса, система зыян килгән участокны үзе таба, токның юнәлешен үзгәртә һәм бер минут эчендә кулланучыларга электр энергиясен җибәрә.

Компаниядәге тагын бер мөһим адым – 0,4–10 кВ көчәнештәге челтәрләрне автоматлаштыру. Без һава линияләрендә кыска ялганыш индикаторлары, реклоузерлар һәм башка җайланмалар урнаштыра башладык. Мисал өчен  2016 нчы елда Аксубай районында һава линияләренә беренче кыска ялганыш индикаторлары куеп карарга булдык. Алар безгә чыбык өзелгән я булмаса кыска ялганыш килеп чыккан урыннарны төгәл һәм кыска вакыт эчендә ачыкларга ярдәм итте. Ә моңарчы  махсус авария бригадалары мондый урыннарны эзләп интегә иде. Беренче индикаторлар шактый финанасларны экономияләде. Нәтиҗәдә компания аларны массакүләм куллана башлады.

Быел ниһаят диспетчерлык хезмәтендә дә зур реформа тәмамланды. Без биредә өч дәрәҗәле системадан ике дәрәҗәлегә күчтек. Сетевая компаниядә хәзер 65  диспетчерлык пунктыннан нибары унысы гына алды.

– Дүрт ел элек сез интеллектуаль счетчиклар куя башлаган идегез. Әлеге «акыллы счетчиклар» проекты үзен аклады дип әйтеп буламы инде?

– Интеллектуаль исәпләү системасы – электр энергетикасын цифралы трансформацияләүнең төп элементы. Элек халык күреп күнеккән счетчиклар заманы артта калды. Без урнаштыра торган заманча җиһазлар күпфункцияле, алар автомат рәвештә һәр ярты сәгатьлек һәм тәүлеклек күрсәткечләрне истә калдыра, терки, сервиска тапшыра. Моннан тыш, кулланучыларга уңайлы булсын өчен, мобиль кушымта да булдырылды. Җиһазларны компания хисабына алыштырабыз. Хәзер безнең югалтулар һәм операция чыгымнары кимеде, хезмәт нәтиҗәлелеге артты.

4 ел эчендә республикада барлыгы 270 меңнән артык интеллектуаль cчетчик куелды. 2021 нче елның 9 аенда гына бу счетчиклар энергия югалтуларының дәрәҗәсен  5,84 % ка киметергә ярдәм итте. Әгәр 2017 нче елның шушы вакыты белән чагыштырсак югалтулар 14% ка кимегән. Россия территориясендәге энергетика оешмалары өчен бу иң яхшы күрсәткеч санала

2020 елда «Сетевая компания» үзенең «цифрлы күчермә»сен эшләтеп җибәрде. Ул нәрсәдән гыйбарәт һәм аның файдасы нидә?

– Бу  безнең «күчермә» түгел, ә Татарстан электр челтәрләренең виртуаль моделе. 2017 елга кадәр компаниянең электр челтәрләре активлары буенча мәгълүмат һәр системада аерым алып барылды һәм бер типтагы мәгълүматлар безнең үсешне тоткарлады. Шуңа күрә технологик идарәнең бердәм автоматлаштырылган системасын (ягъни цифрлы күчермәсен) эшләргә карар кылдык.

Бу проектны мин цифралаштыруның нигезе, фундаменты дияр идем. Цифралы күчермә республикадагы барлык энергетика объектларын һәм линияләрен үз эченә алган электрон модель. Аңа без 74 мең чакрым озынлыктагы электр линияләрен, баганаларны, 20 мең трансформатор подстанциясен керттек. Бу модельдә һәр объект хакында тулы мәгълүмат, аның техник сыйфатлары, паспорты күрсәтелгән. 2022 нче елдан без цифралы күчермәнең функцияләрен киңәйтү өстендә эшләячәкбез. Бу беренче чиратта әлеге модельгә  электр челтәре объектлары белән идарә итү алымнарын кертү.

– “Сетевая компания” быел тагын бер перспектив юнәлеш —  электромобильләрне электр белән туендыру станцияләрен төзергә алынган. Илшат Шәехович, сез бу өлкәдә дә беренчеләрдән булып юл ярып барасыз?

–  Әйе, «Сетевая компаниядә”  электр белән туендыру (ЭЗС)  станцияләрен төзү буенча максатчан программа эшләнде. Аның буенча, бу ел ахырына кадәр без республиканың төрле районнарында 14 шундый станция файдалануга тапшырдык.

“Сетевая компания” урнаштырган станцияләр берюлы 3 машинага хезмәт күрсәтә ала. Машинага заряд алуның вакыты да кыска  — 20 дән алып 90 минутка кадәр генә. Электр белән туендыру (ЭЗС)  станцияләрендә хезмәт күрсәтүче персонал юк. Бөтен процесслар смартфондагы махсус кушымта аша бара. Әлеге кушымтадан электромобиль хуҗасы башка заряд алу станцияләренең урыннарын да таба алачак, өстәп биредә заряд алу процессының барышын  карап барырга һәм инде күрсәтелгән хезмәт өчен түләп тә була.

Электр белән туендыру (ЭЗС) станцияләре программасы  компаниябезнең Чистай электр челтәрләре филиалында старт алды. Беренче 3 станцияне автомобиль трафигы җанлы булган урыннарга куярга тырыштык. Бу Алексеевское поселогында Казан-Оренбург юлының 91 нче километры, Базарлы Матак авылында  Әлки район электр челтәрләре тукталышы һәм Болгар шәһәрендә Икмәк музее тукталышы.

Халыкта иң элек “үзеңнән башла”, “башта үзең эшләп күрсәт” дигән гыйбарә  бар бит. «Сетевая компания» бу җәһәттән республиканың башка предприятиеләренә үрнәк йөзеннән,  үзенең  тузган транспортын да электромобильләргә алмаштыру эшен башлый. Болай эшләсәк безнең исәпләүләр буенча, компаниябез ай саен ягулык чыгымнарын 17% ка киметәчәк. Ә  бүгенге шартларда бу котылгысыз.

Илшат Шәехович, «Сетевая компания»нең хәйриячелек буенча да зур эшләр башкаруын беләбез. Әңгәмәбезне әнә шундый җылы рухта тәмамласак иде.   

Бүгенге көндә “Сетевая компания” җәмгыятендә    7 395  кеше эшли. Горурланып әйтә алам, бездә югары квалификацияле белгечләр эшли. Әлбәттә энергетика да бүген зур үзгәрешләр алдында. Цифралы трансформация чорында яңа һөнәрләр барлыкка килә, кайберләре югала. Ничек кенә булмасын интеллектуаль  челтәрләрнең үзәгендә  барыбер кеше шәхесе кайнаячак. Кадрлар – иң кыйммәтле һәм затлы ресурс булды, бар һәм булачак.

Республика энергетикасына нигез салган, иң авыр елларда фидакарьләрчә эшләгән ветераннарны да онытырга хакыбыз юк. 2015 елда компаниядә «Ышаныч һәм терәк» фонды эшли башлады. Ул хезмәткәрләрнең бер көнлек эш хакыннан җыелган акча хисабына тулылана. Фонд ел әйләнәсендә ветераннарга һәм инвалидларга азык-төлек, көнкүреш кирәк-яраклары белән адреслы ярдәм күрсәтә. Аларны юлламалар буенча «Шатлык» (Зәй районы), «Шәфкать» (Сарман районы), «Камские зори» (Кама Тамагы районы) тернәкләндерү үзәкләрендә, «Балкыш» санаториенда ял иттерәбез. Быел фонд аша ветераннарга һәм инвалидларга күрсәткән ярдәмне акчага күчерсәң, ул 20 млн сумга якынлаша. Ә инде фонд оешкан көннән алып санасаң, 100 млн сумнан артып китә. Пандемия булуга карамастан, быел балаларның җәйге ялы да өзелмәде. Ялта-Зәй лагеренда 4 сменалы ял оештырдык. Анда 674 бала ял итте. Аларның имин ялы өчен лагерьда барлык шартлар тудырылды.

Кыскасы, башкарган эшләребез дә байтак, уңышларыбыз да бар. Тынгысыз булса да елны матур  күрсәткечләр белән тәмамлыйбыз. Безнең компаниянең девизындагыча  “Һәр кешене кайгыртып, һәр кешегә энергия биреп эшлибез”. Һәм эшләячәкбез дә!

Зөһрә Садыйкова

 

 

 

 

 

   

    

 


Фикер өстәү