Теләче халкы 20 метрлы Юлбарыс ясаган

Иң зур Юлбарыс – Теләче районы паркында. Аның биеклеге – 5, озынлыгы – 20 метрдан артык. Теләчелеләр ике атна дәвамында кардан  2022 ел символын ясаган. Район халкы Юлбарыс сыны янына фотога төшәргә, матурлыкка сокланырга килә.

– Кардан мондый зур сын ясаган юк иде әле. Бу – район активистлары, яшьләре идеясе. Ул вакытта кар юк иде. Без әлеге җәнлекне табигый материалдан, саламнан ясадык. Соңыннан өстенә кар өеп буядык, – ди Теләче районы башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, районның Яңа елга әзерлек  комиссиясе рәисе Динар Гыйниятуллин. – Теләчедә бәйрәм рухы сизелә инде. Бүген Чыршы рәсми рәвештә ачылды. Техникалар парады узды. Бизәлгән атлар, тракторлар,  аэрочаналарга утырып,  Кыш бабай килде.  2021 ел – Туган телләр, 2022 – Цифрлаштыру елы, район оешуга – 30 ел.

Бу вакыйгалар барысы да Ял паркындагы фигураларда чагыла. Алар утыздан артык. Анда төрле әкият геройлары да, балаларга шуу өчен тау да бар. Оешмалар үз территорияләрен бизәде, район күләмендә аерым бәйге оештырыла. Районыбыз сыннар ясау, бизәлеш буенча республика бәйгесендә 1–2 урыннарны алып килә. Быел да сынатмаска исәп.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү