Татарстанда күп балалы ата-аналарга “Ата-ана фидакарьлеге” медале бирелә башлаячак

Дәүләт Советы депутатлары закон проектын кабул иткән инде.

Татарстанда яңа премия булдырыла. Аны күп балалы гаиләләргә һәм уллыкка (кызлыкка) бала алучыларга бирәчәкләр. Депутатлар Дәүләт Советының 28нче утырышында бу җәһәттән тиешле закон проектын берьюлы өч укылышта кабул иткән.

Документта аңлатып үтелгәнчә, “Ата-ана фидакарьлеге” медале Татарстан территориясендә кимендә 10 ел яшәүче, кимендә 20 ел законлы никахта торучы биш һәм аннан күбрәк бала тәрбияләп үстергән яки тәрбияләп үстерүче ата-аналарга (уллыкка (кызлыкка) бала алучыларга) тапшырылачак. Премия шулай ук ата-ананың берсе үлгәннән соң биреләчәк.

Шул ук вакытта бүләк бирү вакытына гаиләдә кимендә бер бала балигълык яшенә җитмәгән булырга тиеш.


Фикер өстәү