Татарстанда 5 меңнән артык кеше яңа һөнәргә өйрәнгән

Быел Татарстанда 5,3 меңнән артыграк эшсез ихтыяҗ зур булган һөнәрләргә бушлай өйрәтелгән. Тагын 6 меңнән күбрәк кеше «Демография» илкүләм проекты буенча һөнәр үзләштергән.

Кешеләр башлыча сак хезмәткәре, электр, газ белән эретеп ябыштыручы, машина йөртүче, ягулык салу станциясе операторы, тракторчы, тегүче, пешекче, лаборант, хисапчы кебек һөнәрләргә өйрәтелгән.
Ә инде «Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысасында 50 яшьтән өлкәнрәкләр, пенсия алды яшендәгеләр яңа һөнәрле булган. Моннан тыш 3 яшькә кадәрге бала карау ялындагы хатын-кызлар, мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган эшсез аналар төрле курслар узган. Һөнәрле булырга теләүчеләрдән гаризалар «Работа России» порталында кабул ителә.


Фикер өстәү